Яшел Үзән

«38 ел үстергән каеннарымны сагынам»

1978 елның 9 мае иде бу.

Май башы булуга гына карамастан, урамда 30 градус эсселек. Тынычлык урамы буйлап өйгә кайтып барганда, җирдә аунап яткан каеннарга күзем төште, алар ничә данә булгандыр, белмим. Шулчак агачларны тиз арада утыртырга кирәк дигән уй башыма килде.
Үзем белән бернәрсә дә булмаганга, янәшә йортка кереп көрәк сорап алырга булдым, ишек каккан әби каршы килмәде. Кичке сигезгә кадәр 22 төп каен утырттым. Ул чакта өйгә соң кайтуыма әни дә ачуланып алган иде әле. Мин утыркан каеннар нихәл икән дип икенче көнне килеп су сиптем һәм шулай көн саен. 38 ел! Әйе, нәкъ менә шул гомер мин аларны күз карасыдай саклап, карап, тәрбияләп үстердем. Тик шәһәрне ничә ел ямьләндереп торган агачларны бер көндә юк иттеләр. Кемгәдер бу урында парк салу кирәк булды, агачларым комачаулады. 22сенең бары бишесе генә калды. Мин бу хәлне күреп, йөрәгем әрнүенә түзә алмыйча, төне буе еладым, хәзер дә күңелем тыныч түгел. 38 ел үскән каеннарны ничек итеп кисеп атарга була? Бу урында еш кына балаларым белән йөри идем, ә хәзер кеше сыннарыннан гайре берни юк. Шәһәрдә корыган, тирә-юньгә, кешеләргә, машиналарга куркыныч янаган агачлар бихисап, менә аларын киссәләр дә бер сүзем юк.
Вячеслав Дудкин.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: