Яшел Үзән

363 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

23ендә матди зыян китерелгән. Үлем очрагына китергән 2 һәлакәт теркәлгән. 3сендә кешеләр имгәнгән.

8 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 15 кеше штрафын түләмәгән өчен тоткарланган. 
Мәскәү – Уфа юлында төнге уннар тирәсендә «Ниссан Тиана» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир юлдан чыгып барган 45 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүле юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән һәм киемендә уткайтаргыч элементлар да булмаган. Фаҗига нәтиҗәсендә җәяүле алган җәрәхәтләреннән шул урын-да ук үлгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: