Яшел Үзән

30 градуслы җәй якынлаша

Елның яз фасылындагы соңгы көннәр шактый тыш кызу булыр, мөгаен.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына ышансаң, бу атна дәвамында кызу көннәр хакимлек итәчәк. Атна башы бераз болытлы, хәтта яшен һәм яңгырлы булса да, 27 майда республика халкын 30 градус эсселек көтә.

Бүген, 25 майда - 20-25, 26 майда - 22-27 градус җылы булыр дип фаразланыла. 27 май көнне кызулыктан кыска вакытлы төнге яңгыр "коткарыр", мөгаен.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: