Яшел Үзән

2020 елда Татарстанда урманнарны саклау буенча масштаблы эшләр башкару планлаштырыла

Федераль бюджеттан “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” проектына 197,7 млн сум акча бүленгән.

Шул исәптән, - 46,4 млн сум 
техника һәм җиһазлар сатып алуга. Бу акчаларга 4,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак, 11 тоннадан артык орлык әзерләнәчәк һәм 30 млн. артык үсенте үстереләчәк. 
Узган ел Татарстан урманнарын саклауга федераль бюджеттан 121 млн сум акча киткән. 
Сүз уңаеннан, районыбызда “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында 2019 елда шактый мәйданда г мәйданда агачлар утыртылды. Нигездә, бу чыршы һәм нарат. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» милли проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында эшләп килә. Аның максаты урманнарны саклап калу, киселгән һәм һәлак булган агач участокларында аларны яңадан тергезү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: