Яшел Үзән

2016 елда электр энергиясе бәясе артачак

Үзәк матбугаттан алынган хәбәрләргә караганда, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча халык өчен электр энергиясенә бәяләр 5-5,3 процентка артачак.

Алдан фаразланганнардан бу 2 процентка кимрәк. 2016 елда индексация 8-8,6 процент тәшкил итәчәк.
Дәүләт Думасына бирелгән документларда аңлатылганча, халык электр энергиясен азрак куллана, тулаем алганда, куллану структурасы үзгәрә. Көтелгәнчә, 2017 елда бәяләр тагын - 7,4-8,1 процентка, 2018 елда 7,2-7,9 процентка күтәрелергә мөмкин. Индексация вакыты үзгәрешсез кала - һәр елның 1 июленнән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: