Яшел Үзән

180 спортчы традицион ярышта катнашты (ФОТО)

Яшел Үзән полицейскийлары Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 27 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышны оештыруда катнашты.

Самбо һәм дзюдо буенча яшүсмерләр арасында уздырылган бу ярыш хәзер традициягә әйләнгән. Монда Яшел Үзәннән һәм Марий-Элдан 180 спортчы киеренке көрәштә көч сынашты. Ярышта җиңүчеләргә районның "Боевое Братство" җәмгыяте ветраннары әзерләгән кыйммәтле бүләкләр дә бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: