Яшел Үзән

18 яшьтән соң алимент

Өлкәннәр өчен әкият. Вакыт бара, бала инде мәктәпне тәмамлаган...

Башкарма документ берничә ел приставларда тузан җыеп яткан, алиментлар буенча бурычлар суммасы шактый булган, әмма бурыч түләттерү эше (производство) туктатылган. Чөнки бала балигъ булган, шуңа да ул үзен мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә ала.

Мондый очракта приставның гамәлләре законга каршы килә. Түләттерүче алиментлар буенча бурычларны 18 елдан соң да таләп итәргә хокук лы. Аны хәл итүнең ике юлы бар: пристав яки суд аша. Моның өчен кулда бала балигълык яшенә кадәр бирелгән башкарма документ (нотариаль килешү, суд приказы яки башкарма кәгазь) булырга тиеш.
Гамәлләр алгоритмы:

Иң беренче эш итеп, приставларның алиментлар буенча башкарма документның гамәлдә булуын туктатуы сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Әйткәнебезчә, бурыч булган очракта аны туктату законсыз. Аны исәп ләү турында карар соратып алырга кирәк булачак. Башкарма документның туктатылуына карата өлкән суд приставы на суд аша шикаять бирергә. Башкарма документның гамәлдә булуын яңарту турында тиешле карар яисә суд карарын алырга. Бурычны түләттерү эшен башларга: милекне эзләү, чикләүләр, мәҗбүри түләттерү һ. б.

Шунысы мөһим: әгәр дә бала кечкенә вакытта тиешле алимент түләттерелмәгән икән, аны балага 18 яшь тулып узгач 3 ел дәвамында, ягъни 21 яшькә кадәр түләттереп була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: