Яшел Үзән

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне кысасында Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре кулланучылар арасында сораштыру уздыра. Быелгы анкета сөт ашамлыклары буенча алып барыла.

Кулланучыларга бирелгән сораулар төрле булса да, алар барысы да сөт продукциясенең сыйфатына кагыла.
Әйтик, сез нинди сөт продукциясен күбрәк сатып аласыз (сөт, кефир, катык, каймак һәм башкалар)? Сөт җитештерүче кайсы предприятиегә өстенлек бирәсез? Сатып алганда продукциянең составы белән кызыксыназызмы? Анкетада кулланучының тәкъдименә дә графа кертелгән.
Анкета җаваплары кулланучылар базарын өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: