Яшел Үзән

14 ноябрь - Бөтендөнья диабет белән көрәш көне

Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы бәяләве буенча, бөтен дөньяда 180 миллионнан артык кеше диабет белән авырый. 2030нчы елларга бу сан икеләтә артырга мөмкин.

Диабет бөер җитешсезлегенең төп сәбәпләре санына керә. Бөер җитешсезлегеннән диабет белән авыручыларның 10%-20%ы үлә. Диабет йөрәк авыруы һәм инсульт куркынычын күтәрә. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре тиешле чаралар күрелмәсә, киләсе 10 елда диабет белән бәйле үлем очраклары 50%ка артачак дип саныйлар. 
Диабет белән авыруны булдыручы факторларны да истә тотарга кирәк. Беренчедән, бу - нәселдәнлек. Шуңа күрә якын туганнарыгыз арасында шикәр чире белән авыручылар бар икән, һәрдаим тикшеренеп тору кирәк. Икенчедән, артык авырлык.
Икенче типтагы диабет белән чирләгән 10 кешенең 8е артык авырлыктан интегә. Күп авыруларга кандагы шикәр микъдарын киметү өчен артык килограммнардан котылу да җитә. Аз хәрәкәтләнү – өченче фактор. Физик активлык авырлыкны нормада тотарга ярдәм итә, кандагы шикәрне энергия эшләүгә җәлеп итә, күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеген арттыра, кан йөрешен яхшырта. Тагын бер хәвеф – яшь факторы. 45 яшьтән узганнарга сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук соңгы елларда икенче типтагы диабет белән авыручылар арасында балалар һәм яшьләрнең артуы күзәтелә.
Диабетның ике төре бар. Беренче төре- инсулинга бәйлелек. Диабетның әлеге төре белән 30 яшькә кадәрге кешеләр җәфа чигә. Мондый авырулар чамадан тыш сидек бүленеп чыгуга, һәрвакыт ач булу хисенә,гәүдә авырлыгы кимүгә, күз күреме начараюга, талчыгуга зарланалар. Мондый билгеләр сизелә башлауга ук кичекмәстән табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче төр диабет белән нигездә өлкән яшьтәге һәм таза булган кешеләр авырый. Икенче төр диабетның билгеләре беренче төрнеке белән охшаш булырга да мөмкин, әмма еш кына әлеге билгеләр тонык күренергә мөмкинннәр. Мондый авырулар диета тотып, актив яшәү рәвеше алып барып, кандагы шикәр күләмен нормада тота алалар. Тәмәке тартмаучы, кандагы шикәр, артериаль басым, холестерин күләмен контрольдә тотучылар авыруның үсешен тоткарлап тора алалар. 
Диабетны дәвалау үз эченә кандагы глюкоза күләмен киметүне һәм кан тамырларын җимерүче башка факторларны киметүне ала. Беренче төр диабет вакытында авырулар инсулинны һәрдаим кертеп торуга мохтаҗ, икенче төр диабет вакытында исә диабетон, метформин, глюконорм кебек шикәр киметүче препаратлар куллану зарур. Заманча дару препаратлары һәм дәвалауда яңа алымнар куллану өзлегәләрне кисәтүгә мөмкинлек бирә. Авыруны профилактикалауда исә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кебек чаралар уңай нәтиҗә бирәчәк. Беренчедән, гәүдә авырлыгын сәламәт нормада тотарга тырышырга; физик актив булырга; дөрес һәм сәламәт тукланырга, рационга көненә өчтән алып биш тапкырга кадәр җиләк-җимеш, яшелчә кертергә; шикәр һәм майлы ризыклар куллануны киметергә. minzdrav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: