Яшел Үзән

100 яшь, тирән акыл, яхшы зиһен — Аллаһ Тәгалә бүләге

«Идел ягы» район газетасы журналисты Мәдинә Хафиз кызының уңганлыгына, зыялылыгына гел сокланып яшәдем мин. Чирек гасыр шулай.

Ә менә әнисе Әминә апа белән шушы көннәрдә , олуг юбилее якынлашканда гына таныштым. Һәм аңладым: менә кайдан ала икән Мәдинә ханым яшәү үрнәген!

Әминә Гыйльманованы күрүгә кылт итеп Әмирхан Еникинең Акъәбие искә төште. Шул ук ак яулык аксыл йөзенә килешеп тора, җыйнак гәүдә. Ак, пакь күңеленә дөньяның бөтен изгелеге сыйган сыман. Тик, Еники героеннан аермалы буларак, бик нык кадер-хөрмәттә яши безнең шушы көннәрдә йөз яшен тутыручы Ак әбиебез.

Олы Шырдан халкына хас булганча эшкә батыр булып үсә ул. Кыз чагында сыер да сава, «елкада» да эшли (тимер юл буенда чыршы үстерүне шулай атаганнар). Сугыштан соңгы авыр еллар исән калучыларны коточкыч ачлык, юклык, кеше күңелендә булган хәрабәләр белән сыный. Ул Әминәне дә кызы Мәдинә белән ялгыз калдыра. Язмыш...
Кулында яшь бала булган ялгыз хатынга тормыш алып бару өчен эш кирәк.

Энесе Галләм аны Казан тимер юлына урнаш тыра. Бернинди авыр эштән дә тайчынмый Әминә, вагонга кадәр бушатырга туры килә. Гомумән, эштән бәхете ташып тора. Тимер юлга техника килгәч, эшче кулларга ихтыяҗ кими. Әминәгә, кызын алып, Яшел Үзәнгә кайтырга туры килә. Аның кебекләрне авыр эштә көтеп кенә торалар. «Серго заводы янындагы кирпеч заводында эшләгәндә, завод гудогын ишеткән саен «и-и, бәхетле кешеләр!» дип көнләшә идем. Нишләптер завод тормышны алып бару өчен иң кулаедыр», - дип уйлый идем», - ди үзе хәзер. Чират торып эшкә урнаша ул. 23 ел 21нче гальваника цехында эшли. Сөт флягаларын кислотада эшкәртә. Мондый агулы производствода эшләп, иртәрәк пенсиягә чыгармын дип шатланып йөргәндә, лаек лы ялга чыгарга 1 ел да 7 ай калгач, кыскартуга эләгә. Шулай булса да, пенсиягә чыккач та заводта төрле хезмәтләрдә озак эшли әле. Ике смена эшләсә эшли, Мирный бистәсендә самострой белән квартир төзеп чыга. Бүген шушы өч бүлмәле иркен фатирында намазлыктан төшми бәхетле картлык кичерә.

Гомер буе авыр эштә, бер рәхәт күрми ул, әмма бервакытта да көрсенми, язмышыннан риза булып яшәгәнгә, Аллаһ Тәгалә озын гомер бүләк иткәндер дә. Озак яшәвенең тагын бер сере бар - Аллаһ Тәгалә язганнарга таянып, тыйганнардан тыелып яшәү. Быел уразасын 10 көн тоткач, кинәт кенә хәле бетә башлый. Шуның өчен борчылганнарын белсәгез! «Көннәр кыскара башлагач, Аллаһ кабул итсә, тотып бетерәм әле!» - ди өчәр смена эшләп тә уразасын бер тапкыр да калдырмаган Әминә апа.
Гомумән, хәләл хезмәт - гомерне озайтучы бер фактор. Олыгайган көннәрендә дә бакча эшләре, мунча керү, шигырь язу - Әминә апаның яраткан шөгыльләре. Бүген оныгы Алмазның иң яраткан ризыгы нәрсә дисез? Әбисенең кызы Мәдинәнең дачадан кайтканын көтә-көтә пешергән итле ашлары! Ярата оныгы әбисен, аларга карап Мәдинә апа үзен бәхетле сизә. Гомер иткән ирен, улы Азатын югалту ачысын оныттырып тора алар...
Ә хәтер дигәнең яшь барган саен тирәнәя генә. Менә Әминә апа да узган, гасыр чоңгылына кереп баручы озын гомеренең еракта калган елларын, шул елларда тормышында очраган игелекле кешеләрне көн саен барлый. Авыл советы председателе Зәйтүнә Гарифуллинаның төпле киңәшләре, Зәйнәп Садыйкованың ярдәме ялгыз хатынга яшәүнең асылын аңлап, үзенә дә кешеләр өчен игелекле кеше булып гомер итәргә өйрәтте. Ул аларга бик рәхмәтле.
Әминә апа Гыйльмановага биш көннән 100 яшь тула. «Хәтере яхшы, революция, коммунистлар, колхозлашу чорларын, туган як тарихын яхшылап сораштырып, яздырып калырга кирәк. Мондый кешеләр сирәк була бит!» - дим акыллы башланып. «Юк, сеңелем, революция чорларын исенә дә алмый, әмма туган авылында һәркемне белә һәм авылдашларын, авылын сагынып яши!» дигән җавап ишеттем.

Гүзәл Минһаҗева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: