Яшел Үзән

100 мең бирсәң, укытабыз

Авыл баласы үзе укырга йөриячәк мәктәпне туган көненнән үк белә һәм бу яктан аның проблемасы юк. Бигрәк тә әти-әнисе бәхетле, чөнки алар, шәһәрдә яшәүчеләрдән аермалы буларак, бер ел алдан уку йорты сайлап интекми.

Бер яктан, «престижлы» уку йорты күбрәк ата-аналарга кирәк инде ул, укыган бала кая да укый. Тик факт - факт булып кала бирә, күпләр, мәктәпләр рейтингының беренче баскычларында торган мәктәпне сайлый, алмыйбыз дип кире борсалар да, танышлыкны эшкә җигә, уңай якка йогынты ясарлык барлык ысулларны куллана, әмма теләгенә ирешә. Чөнки, укыту сыйфаты һәм конкрет укытучының педагогик осталыгы баласының язмышына йогынты ясавын аңлый. Шуңа да, яхшы мәктәпнең иң шәп укытучылары белем бирәчәк көчле сыйныфына эләгү өчен тырыша. Ата-аналарның мондый омтылышы аркасында конкурс барлыкка килә һәм әлбәттә, коррупция формасында аның нәтиҗәсенә тәэсир итү теләге туа. Ә нишләргә? Балабызның киләчәге өчен без барына да әзер!
Яшел Үзән Советының социологик хезмәте шәһәр халкы арасында ел саен сораштыру уздыра. Катнашучыларның яртысыннан артыгы соңгы 3-4 елда шәһәребездә коррупция дәрәҗәсенең артуы турында әйткән. «Коррупцияле хәлгә очраганыгыз бармы?» дигән сорауга респондентларның 46 проценты уңай җавап биргән (ике ел элек - 17 булган). Администрация сораштырулары нәтиҗәләренә караганда, балаларны мәктәпкә урнаштыру белән бәйле проблемаларның булуы, шәһәребез җитәкчелеге өчен бөтенләй көтелмәгән яңалыкка әйләнгән. Баланы
I сыйныфка кабул иткән өчен ата-аналар - 50 мең сумга кадәр, ә яшүсмерне Х сыйныфка кабул иткән өчен
100 мең сумга кадәр ришвәт чыгарып биргәннәр. Анкеталарда бу хакта сораштыру булмаган, аны тутыручылар үзләре өстәп язганнар. Менә шундый хәлләр...
Һәр мәктәп финанс ресурсларга мохтаҗ. Шуңа күрә ул аерым укытучыларның һәм гомумән мәктәпнең эшен «иганә итәргә» теләге булган ата-аналарга каршы килми. Әлеге юнәлештә тәртип урнашты бугай инде - бөтен җирдә диярлек акчаны кулга алмыйча мәктәп счетына күчерә башладылар. Барлык тискәре күренешләргә каршы көрәшү бик авыр булган кебек, коррупцияне дә кисәтүе җиңелрәк. Моның өчен, беренче чиратта, укыту учреждениеләрен җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итү кирәктер. Соңгы елларда бу уңайдан федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә анык адымнар ясала. Мәктәпләргә яңа җиһазлар, бигрәк тә санлы (цифровой) укыту чаралары кайта, ремонт ясала, педагогларның хезмәт хаклары арта һ.б. Тик, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, әлегә боларның йогынтысы бик юк. Ник дигәндә, югарыда күрсәтелгән күләмдәге «такса»ны бары тик югары рейтинглы, бай һәм җитешле мәктәп кенә куя ала. Аларның шулай «майларына чыдаша алмыйча сикеренүенә», шулай ук ата-аналар үзләре гаепле. Укучысының психик халәте, сәламәтлеге хисабына үзенең даны артыннан куган түгел, бала мәнфәгатен алга куеп, аның өчен комфортлы мохит тудырып эшләүче мәктәпне сайларга кирәк, минемчә. Ул вакытта үзегез дә тыныч йокларсыз, сезнең хисаптан баемый калган мәктәпнең дә намусына «коррупция­че» табы тимәс.
Гөлнара Вәлиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: