Яшел Үзән

1 сыйныфлылар өчен “кайнар линия” эшли

1 сыйныфка керергә җыенасызмы?

Балаларыгызның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру буенча сораулары булучыларга, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар линия” оештырылачак.

Яшел үзәнлеләр 1 сыйныфка керү буенча консультацияне 27 февральдә, 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоны аша шалтыратып алырга мөмкин. Сорауларга ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.

Илсөя Завилейская фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: