Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өзелгән өметләр

Көз мәлендә авылда телдән-телгә, өйдән-өйгә яңа хәбәр таралды. Безнең авылга да клуб төзиләр икән! Медпункт та, китапханә дә шул түбә астында булачак ди. Ышанып җитмәдем. Шулай да кемнәрдер килеп бер буш йорт-хуҗалык урынында казыклар кагып, нәрсәдер үлчәп йөрүчеләрне күргәч, шул тирәдә күперчек тә салганлыгын тәгаен үз күзләрем белән күргәч, күңелгә...


Көз мәлендә авылда телдән-телгә, өйдән-өйгә яңа хәбәр таралды. Безнең авылга да клуб төзиләр икән!

Медпункт та, китапханә дә шул түбә астында булачак ди. Ышанып җитмәдем. Шулай да кемнәрдер килеп бер буш йорт-хуҗалык урынында казыклар кагып, нәрсәдер үлчәп йөрүчеләрне күргәч, шул тирәдә күперчек тә салганлыгын тәгаен үз күзләрем белән күргәч, күңелгә җылы йөгерде.
Безнең Бакырчы «клубы» - элеккеге мәчеттә иде, икенче катында, аны сүтеп, урынын бераз күчереп, кечерәйтеп-сипләп, «клуб» салдылар. Анысына да 45-50 ел инде.
Районыбызда мәчет-клублар тагын берәр җирдә калдымы икән, белмим. Шундый иске, тузган, ягып та җылы иңми торган, идәннәре уйнап торган клубка яшьләрнең ничек чыгасы килә икән? Клуб мөдире ничек күңеле күтәрелеп эшли икән? Ә бит халык таләп итә, газеталар аша «тегендә тегеләй, монда болай эшлиләр», дип, аның күңелен яралап торучылар юк түгел.
Клуб бинасында китапханә дә урнашачак дип, әй хыяллана Гөлнур да. 5 меңнән артык китап кадерсезләнеп ятмас иде, иркен урында яхшы сакланыр иде, ди ул.
Медпунктта кабул итәргә уңайлыклар аз, салкын. Ә авыл - картлар авылы, авыручы, уколга йөрүче, ярдәм сораучылар бихисап. Кибет янында гына булганга, ипи-тозга килгәч тә, медпунктка кереп, авыру-сырхауларын сөйләп, әзрәк йомшак сүз ишетеп, юанып кайтып китүче әбиләр күп бит.
Олысы-кечесе яңа клуб салына, 13нең җәенә өлгерә дип сөенәләр. Яшьләргә дә кичләрен эштән соң ял итәргә әйбәт булыр, төрле түгәрәкләр эшләр дип өметләнделәр.
Февраль башында, аяз көнне яшен суккан кебек, клуб булмаячак, безнең клуб фонды Карагуҗага күчерелә икән дигән хәбәр таралды. Янәсе 2014кә калдырыла. Күпмесе дөрестер, ләкин Бакырчыга клуб төзү турындагы уйдырма юкка чыккан.
Карагуҗага да салсыннар, сүз дә юк. Тик, халыкны өметләндереп, алдамасыннар иде.
Бакырчы Казан юлында түгел, Универсиадага килүчеләр дә безнең якка сугылмый, моңарчы «мәчет-клуб»та «күңел» ачканнар бит, тагын түзәрләр диләрдер инде. Хәер, район җитәкчеләре өметләндерәләр бит әле. Бәлки 2014 ел - безнең авылны да яңа клублы итәр. Өметсез шайтан гына ди бит.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X