Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебезнекеләр күпкә сәләтле! (2нче кисәк)

Мактаулы III урынны Яшел Үзәннән «Челси» командасы яулады, ә турнирның абсолют җиңүчесе - Казаннан «Кубок Исаево» командасы.

- Җиңү бер дә җиңел бирелде димәс идем, әмма шунысы куанычлы: без - чемпионнар - дип, турнирның иң яхшы уенчысы дип билгеләнгән, җиңүче команда вәкиле Тимур Мөхәммәтҗанов үзенең шатлыгы белән уртаклашты.
Җиңүче командалар грамота, медаль һәм кубоктан тыш акчалата премия белән дә бүләкләнделәр, һәм шул вакытта уенчылар йөзендә шатлык чаткылары уйнады. Эчемнән генә уйлап куйдым: «Тулы бәхет өчен бик күп тә кирәкми икән адәм баласына. Бераз күңел булса, шул да җитә...»
Куанган уенчылар арасында иң канәгате оештыручы һәм төп хөкемдар Адель Әфләтунов иде:
- Аллаһ боерса, «АделиКО» турнирын алдагы елларда да үткәрергә ниятлим, командалар тагын да күбрәк булыр дигән өметтә калам, - дип шатланып сөйләде.
Җиңел булмагандыр бу турнирны оештыру.... Чыннан да, һәр эшнең үз авырлыгы була, ләкин мондый кирәкле эшләрнең үз әҗере булачак. Адель кебек актив егетләр башлап җибәргән әлеге турнир зур футболга юл башы дисәк, дөресрәк. Туган илебездә тәрбияләнгән егетләр үзебезнең Ватан данын якласалар, ничек куанычлы булыр иде бит, җәмәгать. Чит илләрдән кыйммәтле спортчыларны сатып алу, бәлки, кирәк тә булмас... Безнең күз алдыбызда үзебезнең яшь спортчылар үсеп килә... Мин аларны Ватан продукты диеп әйтер идем. Ә егетләрнең күзләрендә спорт очкыннары уйнап тора, теләкләре бар, яхшы тренерлар кулына тапшырып, бераз финанс мөмкинлекләрен юллап, үзебезнең футболчыларны үстерсәк, ничек уңай булыр иде...
Нәкъ менә Ватан продуктының нәтиҗәсе безнеке булачак!

Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X