Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Юл буеннан карбызлар алмагыз” — Роспотребнадзор

Алар сәламәтлек өчен икеләтә зыянлы, ди белгечләр.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе юл буйларында сатыла торган азык-төлекне сатып алмаска киңәш итә. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә әлеге хезмәт җитәкчесе Марина Патяшина мондый ризыкларның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын билгеләп үтте.

"Без тиешсез урында сату итүчеләргә каршы көрәшә алмыйбыз, чөнки вазыйфаларыбызга керми. Шуңа да без андый урыннардан азык-төлек сатып алмауга кагылышлы аңлату эшләре генә алып барабыз. Юл буйларында карбыз, кукуруз таякчыклары сатып торучыларны еш күрәбез. Бу ризыкларның сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычмы-түгелме икәне тикшерелми. Еш кына сатучыларның андый ризыкларга документлары да юк. Бу торак пунктлар, авыл эчләреннән уза торган юл буйларында сатыла торган азык-төлеккә дә кагыла", - диде Марина Патяшина.

Кавын-карбызларга килгәндә, федераль хезмәт вәкиле июль аенда аларда нитратлар күп булуын билгеләп үтте. "Рөхсәт ителгән урыннарда сатыла торган кавын-карбызларда нитратлы бакча культуралары ачыкланмады. Юл буенда сатыла торган кавын-карбызлар исә машиналардан да пычрана. Күпләр аларны ашаганда яхшылап юмый, мондый бакча культуралары икеләтә зыянлы", - дип аңлатты Марина Патяшина.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев