Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йортымны аерылган иремнән башка сата аламмы?

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә. Без ирем белән закон нигезендә аерылыштык. Балалар минем белән калды. Әтиләре аларга алимент түли. Ирем әле аерылышканчы ук өйдән үзе чыгып китте, мин балалар белән шунда калдым. Ләкин ул пропискада тора. Өч ел эчендә бүленмәсә, аннары милек тә, йорт та бүленми икән, дип ишеттем....

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.
Без ирем белән закон нигезендә аерылыштык. Балалар минем белән калды. Әтиләре аларга алимент түли. Ирем әле аерылышканчы ук өйдән үзе чыгып китте, мин балалар белән шунда калдым. Ләкин ул пропискада тора. Өч ел эчендә бүленмәсә, аннары милек тә, йорт та бүленми икән, дип ишеттем. Бу дөресме? Документ буенча йорт минем исемгә язылган, шәхси милек итеп рәсмиләштерелгән. Мин ул йортны аерылган иремнән башка алмаштыра яисә сата аламмы? Аның пропискада торуы берәр төрле роль уйныймы?
Миләүшә Сабирҗанова.

- Россия Федерациясе Гаилә кодексының 38нче маддәсендә әйтелгәнчә, милек бүлү өч ел эчендә башкарылырга тиеш. Ләкин Россия Федерациясе Югары суды пленумы карарында әлеге кагыйдәгә аңлатма бирелә. Анда әйтелгәнчә, 3 ел вакыт ир белән хатын аерылышкан вакыттан түгел, ә хокукы бозылган ир яисә хатын бу турыда белгән вакыттан башлап исәпләнә. Шуңа күрә әгәр йортны элеккеге ирегездән башка сатырга булсагыз, ул, судка мөрәҗәгать итеп, хокуклары бозылуны раслый һәм сату процедурасын законсыз дип танытуга ирешә ала.
Ләкин бу әгәр дә йорт уртак милек булып саналган очракта гына. Әгәр инде бу йортны кияүгә чык­канчы төзегән яисә сатып алгансыз икән, яисә ул бары тик үзегезгә генә бүләк ителгән мирас икән, ул сезнең шәхси милкегез булып санала һәм аерылышкан очракта бүленми.
Элеккеге ирегезнең пропискада торуына килгәндә исә, чынлап та, анда аның теркәлүе йортны сатканда киртә тудырмый, дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, сатырга уйласагыз, барыбер аның белән сөйләшергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X