Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Лилиана Ирназарова кайда яши?

Җырчы Лилиана Ирназарова тормыш иптәше Азат, уллары Назар һәм Диар белән Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә үз йортлары белән яши.

Өй янында зур бакчалары да бар икән, Лилиана анда яшелчә, җиләк-җимешләр һәм 20 сорт чәчәк үстерә! Гомумән, җырчы бик тырыш һәм һәркайда да өлгер булуы белән аерылып тора. Мәгълүм булганча, Дүртөйледә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе һәм өч гаилә кафесы матур гына эшләп килә.
Быел Лилиана туган ягы - Дүртөйле районы Иске Баеш авылында Сабан туе оештырган. «Бер көндә өч Сабан туенда эшләргә туры килде. Иске Баеш авылындагысы кич белән узды. Ул иҗатташ дусларым Мирхәт Гайсин һәм Илшат Яппаров ярдәме белән оештырылды. Бик күңелле булды, авыл халкы канәгать калды», - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилиана.
Иҗаттагы яңалыкларына килгәндә, Лилиана Ирназарова «Биибез» исемле җырына клип төшерүен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев