Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр үрнәк алырлык булсын

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Менә Яңа 2013 елга да аяк бастык. Дөньяларыбызның бүгенгесе шундый матур, тыныч тормышта, байлык, муллыкта яшибез. Ашау-эчү, кием-салым кирәк-яракларыннан да җаннарыбызга якын булганын сайлап алып куанабыз. Яңа - 2013 елны каршы алу өстәлебездә нинди генә ризыклар, оҗмах ризыкларына тиң булырлык - барысы да җитәрлек, мулдан булды, Аллаһка...

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Менә Яңа 2013 елга да аяк бастык. Дөньяларыбызның бүгенгесе шундый матур, тыныч тормышта, байлык, муллыкта яшибез. Ашау-эчү, кием-салым кирәк-яракларыннан да җаннарыбызга якын булганын сайлап алып куанабыз.
Яңа - 2013 елны каршы алу өстәлебездә нинди генә ризыклар, оҗмах ризыкларына тиң булырлык - барысы да җитәрлек, мулдан булды, Аллаһка шөкер!
Ә менә 2013 елны каршы алу киче милләттәшләребез өчен тагын бик тә куанычлы булды. Яшел Үзән шәһәрендә туып үскән, 1нче урта мәктәпне тәмамлаган 21 яшьлек татар кызы дөньяга танылу алып, Россиядә бердәнбер матур тавышы белән 48 егет һәм кыз арасында беренче урынны алды. Афәрин! Шушындый уңышлары белән башланып киткән 2013 ел безне тагын да яңа уңышларга өндәп, безне һәрвакыт дөньяның матурлык капкасына алып керсен иде. Матурлык капкасы дигәнбез икән, анда бары тик көчле рухлы, саф күңелле хезмәт кешесен хөрмәт итүчеләр яши торган җир дип аңласак, дөресрәк булыр.
Безнең Яшел Үзән җире Татарстаныбызның иң матур өлешенә урнашкан. Кайда буласың килә, шунда төрле юл транспортларына утырып, тиз арада урап кайта аласың. Ә монысы иң мөһиме дип әйтер идем. Соңгы елларда шәхси машиналарыбыз да күбәеп бара.
Быел 2013 елның апрелендә Г.Тукайның үлеменә 100 ел, ә тагын өч елдан - 2016 елда - тууына 130 ел тулу көннәренә таба атлыйбыз. Шул уңайдан районыбыз күләмендә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Афанасьева җитәкчелегендә 2016 елга кадәр Г.Тукайның туган көнен лаеклы каршы алу максатыннан өч еллык комплекслы эш планы кабул ителде. Бу эшләрдә иҗтимагый оешмалар да үз эшләрен активлаштырдылар. 2012 елның 28 ноябрендә районның милли-мәдәни үзәге каршында Республика «Тукай фонды»ның Яшел Үзән филиалы оешты. Хәзерге вакытта уңышлы гына эшләр башланып китте. Иң беренче максатчан эш булып, Яшел Үзән шәһәре уртасында Г.Тукайга һәйкәл ачу торганлыктан, бүгенге көндә «Тукай фонды» филиалына акча туплау санала.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Мәскәү, С.Петербург һәм башка бик күп кенә шәһәрләрдә Г.Тукайга, М.Җәлилгә һәйкәлләрне халыктан җыйган акчага төзеттеләр, безнең Татарстан районнарында да Г.Тукайга һәйкәлләрне төзеп, ачып торалар. Ә менә безнең Яшел Үзән районы Бәчек авылы җирендә Г.Тукайның, авырган чагында карап, тәрбияләп торган, иң яраткан Бибисаҗидә апасы һәм аның кызы Өммеһания җирләнгән. Шул уңайдан, бүгенге шушы язмам аша сөекле, дөньяга танылган Г.Тукайга һәйкәл төзү өчен булдыра алган кадәр, үз ирегегез белән «Тукай фонды» Яшел Үзән филиалына шушы банк реквизиты белән
420138, РТ, г. Казань, ул. Дубравная, д. 41, корп. 2, кв. 12.
АКБ «Спурт» (ОАО)
БИК 049205858
Кор.Сч.№30101810400000000858
Р/счет №40703810300000000061
акча күчерүегезгә өметләнеп калабыз. «Тамчы тамса, күл була», дигән гыйбарә яшәгәнлектән, әйдәгез, оешып, матур эшләр капкасына якынрак килсәк, балаларыбыз безгә рәхмәт укырлар, дип тә ышанабыз. Фондка теләктәшлек итеп, ярдәм итүчеләр Республика Мактау китабына кертеләләр һәм газета битләрендә урын алачаклар.
Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк, халык көчле, моңлы, дәртле ул, дигән бит. Көчле булыйк, бердәм булыйк.
Безнең арабызда 27 ел гына яшәп, 7 миллион китапны халыкка мирас итеп калдырып киткәненә (иске стиль белән 2 апрель, 1913 ел) 100 ел, ә тууына 130 ел (26 апрель, 2016 ел) тулу көнен матур эшләр белән каршылыйк һәм Г.Тукай рухын җылытыйк, дуслар!
Клара Филиппова,
Яшел Үзән муниципаль районы
милли-мәдәни үзәге җитәкчесе,«Тукай фонды» филиалы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев