Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»не укыган откан

Газета-журналларны өеңә яздырып укуың матди файда китерергә мөмкин хәзер. «Яшел Үзән»гә язылучылар арасында призлар уйнатуны искә төшереп, шулай дияргә була.

Инде чират «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте уздырган «Подписка өчен Айпад» конкурсын йомгаклар вакыт җитте. Икътисади авырлыклар булуга карамастан, халык газета-журналга языла. Әнә конкурста да өенә өч, аннан да күп басма яздырып укыган 213 абунәче катнашты. Алдан хәбәр иткәнчә, Айпад Апас якларына китсә дә, безнекеләр арасында да приз отучылар бар, болар - Мулла Илендә яшәүче апалы-энеле Гөлфия һәм Рәмис Тимергалиевлар. Алар санлы «Никон» фотоаппараты отты.
Балаларын газета-журнал укырга әниләре Хәнифә Хәбибулла кызы өйрәткән.
- Яше олы булуга карамастан, әни бүгенге көндә дә укырга ярата. Авыл китап­ханәсенә бүген дә йөри. Элек безнең йортка егермедән артык газета-журнал килә иде. Хәзер алар кыйммәтләнү сәбәп­ле, шулай күп яздырып булмый. Шулай булуга карамастан, бүген дә хат ташучы өебезгә ай саен өч журнал һәм ике газета китерә. Фотоаппарат оту көтелмәгән шатлык булды. Киләчәктә дә мондый конкурсларда катнашырга тырышачакбыз. Башкаларны да «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларга язылырга чакырам, - диде редакциягә приз алырга килгән Рәмис. Безнең исә Тимергалиевлар гаиләсенең «Яшел Үзән»гә 2016 елның икенче яртысына язылып куюларына шигебез юк.
Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Сания Тимершина да «ТАТМЕДИА» бүләген отты. Аны бүген баш мөхәрриребез Илсөя Завилейская Мамадышның үзенә барып тапшырды. Сания ханымга бүләк тапшырасы икеләтә сөенечле, чөнки ул шушы җирлектә яшәүче һәр гаилә район газетасын өенә яздырып укырга тиеш дип саный һәм авылдашларын шуңа өнди дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев