Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Бакырчы авылында нинди кушаматлар бар

Бакырчылар - авылдашларым үпкәләмәс дип уйлыйм, үзебезнең авылдагы кушаматларны барлыйк. Алар кызык та, кирәк тә, өлкәннәр без белмәгәннәрне дә искә төшерерләр. Төрекнекеләр, пыякныкылар, кетермеш, ташлык, бака, черки, әткәч, үрдәк,бачук, кәҗә, мурыз, катык, кәчүк, кәбүч, путап, әпә, мүки, мишәр, пуез, сыерчык, әмри, тавык, кашмуш, төпи, токбый, чәкчүрин, кесия, бакай, чыпчык, чәкүш,...

Бакырчылар - авылдашларым үпкәләмәс дип уйлыйм, үзебезнең авылдагы кушаматларны барлыйк. Алар кызык та, кирәк тә, өлкәннәр без белмәгәннәрне дә искә төшерерләр.

Төрекнекеләр, пыякныкылар, кетермеш, ташлык, бака, черки, әткәч, үрдәк,бачук, кәҗә, мурыз, катык, кәчүк, кәбүч, путап, әпә, мүки, мишәр, пуез, сыерчык, әмри, тавык, кашмуш, төпи, токбый, чәкчүрин, кесия, бакай, чыпчык, чәкүш, бәрхис, дәү бәрәңге, пырт-пырт, әһем, исукай, потый, лөк-лөк, калама, сакый, грмафун, мескен бәхет, төмәч, әбә, җәгүр, көя, җәгүр, көя, куян, әреш, быргыш, монгол, аю,куян, әтәч, чөгендер, мәкүрки, мүчи, төпи, ками, таз, аладан, пата, кара, чегән, апый, әреш, быргый, әпитсәр, шимүк, чаш, матур, тәкә, гөдрә. бәрхис, исукай, шомбай, пушкин, шәми һәм башкалар.

Кушаматсыз нәселләр юк дәрәҗәсендә. Күрәбез, аларның күбесе кош-хайван атамасы, кайберләре кеше исемнәрен бозып әйтүдән, беришләре ерак бабалардан калгандыр.

Менә без никадәр кушаматлы Бакырчылар икәнбез. Бүген бу кушаматны йөртүчеләребез бик аз шул. Аларның яшәгән нигезләре дә күбесенең юк инде.

Коръән мәҗлесләрендә: "Нәселләре киселмеш, исемнәре онытылмыш...ларга" - дип дога кылалар. Нигезләре ябылган, нәсел токымнары калмаган кушаматлы авылдашларыбызны искә алып дога кылыйк. Мыскыллап, үртәп, начар ният белән берсен дә атамадым. Искә аласым, яшьләргә белдерәсем, авылым тарихының аерылгысыз бер өлешен калдырасым килде.

Рәйхана Зәйнуллина,

Бакырчы

Язманың тулы вариантын газетабызның 22 августта чыгачак санынннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев