Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне завод җитәкчелеге котлый

Хөрмәтле судно төзүчеләр, хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары! Сезне чын күңелемнән киләчәк бәйрәм - Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көне белән тәбрик итәбез. Менә инде өч гасырдан артык хәрби флоты илебезнең милли мәнфәгатьләрен саклый. Аның героик тарихында бөек хәрби җиңүләр һәм мөһим географик ачыш битләре шактый. Күп буын хәрби диңгезчеләр батырлыгы аркасында Россия...

Хөрмәтле судно төзүчеләр, хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары!

Сезне чын күңелемнән киләчәк бәйрәм - Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көне белән тәбрик итәбез.

Менә инде өч гасырдан артык хәрби флоты илебезнең милли мәнфәгатьләрен саклый. Аның героик тарихында бөек хәрби җиңүләр һәм мөһим географик ачыш битләре шактый. Күп буын хәрби диңгезчеләр батырлыгы аркасында Россия хәрби держава данын яулады.

Бүгенге көндә дә легендар Андреев флагы астындагы хәрби корабларыбыз катлаулы һәм җаваплы бурычларны үти. Хәрби-диңгез флоты составында А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән кораблар да горур рәвештә үз хезмәтен алып бара. Болар Кара диңгез флотындагы - данлыклы "Бора", "Самум", Каспий флотилиясендәге "Татарстан" флагман корабы, "Дагыстан" ракета корабы ; болар "Гард Свияжск", "Углич", "Великий Устюг", кече ракеталы кораблар һәм махсус билгеләнештәге "Грачонок" катерларының зур сериясе.

Яшел Үзән кораб төзүчеләре, Россия ВМФының намуслы диңгезчеләре кебек үк, алга таба да диңгез чикләрендә илебезнең оборона куәтен саклар, үзләренә кадәрге буынның бай традицияләрен дәвам итәр, дип ышанып әйтергә җирлек бар.

Хәрби-Диңгез флоты көне якынлашканда сезгә, хөрмәтле судно төзүчеләр, хәрби диңгезчеләр һәм флот ветераннары, нык сәламәтлек, яңа кораблар төзүдә, ВМФ көчләрендә хезмәт итүдә зур уңышлар, бәхет-шатлыклар, тынычлык телибез.

Ренат Мистахов,

"А.М.Горький исемендәге Яшел үзән заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры,

Михаил Подгорнов, профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев