Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр төнлә яктылык кайтаручы стикерлар киеп йөриячәк

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы җәяү йөрүчеләргә үзләре белән яктылыкны кире кайтаручы әйбер йөртергә мәҗбүр итмәкче һәм шуның белән машина йөртүчеләргә уңайлылык тудырмакчы. Бердәм хокукый мәгълүмат порталында юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турында шундый хәбәр бар, дип яза "Российская газета". Моңа кадәр төнлә йөрүче җәяүлеләргә мондый аксесуарларны йөртү киңәш кенә...

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы җәяү йөрүчеләргә үзләре белән яктылыкны кире кайтаручы әйбер йөртергә мәҗбүр итмәкче һәм шуның белән машина йөртүчеләргә уңайлылык тудырмакчы. Бердәм хокукый мәгълүмат порталында юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турында шундый хәбәр бар, дип яза "Российская газета". Моңа кадәр төнлә йөрүче җәяүлеләргә мондый аксесуарларны йөртү киңәш кенә ителә иде.

Хәер, хокук сакчыларын да аңлап була. Җәяүлеләрне машина бәрдергән очракларның 70 проценты кичке якта, ягъни караңгыда була. Төзәтмәләрдән күренгәнчә, әгәр җәяүленең төнлә юлны аркылы чыкканда яки юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементы булмаса, аңа 500 сум штраф яный.

Исегезгә төшерәбез: җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы стикерлар тагып йөрүне РФ Дәүләт автоинспекциясе тәкъдим итә. Бу кешеләрне машина бәрү очракларын киметәчәк.

svetootrajatel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев