Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, сак булыгыз! Гөмбә ашап агуланучылар арткан

Ел башыннан Татарстанда гөмбә ашап агуланучылар саны 29га җиткән.

Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк. Былтыр бу вакытка республикада 16 кеше агуланган иде.

Быелгы агулануларның 16сы июль-август айларында булган. Шуның аркасында ел башыннан бирле 31 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Арада бала көтүче хатын-кыз һәм 2-11 яшьләрдәге 8 бала да бар. Бәхеткә үлем очраклары булмаган.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре әйтүенчә, 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашау киңәш ителми. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә дә гөмбәдән тыелып тору яхшырак, дип хәбәр итә интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев