Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр өчен бу атнага йолдызнамә

25 - 31 июль

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга атнаның беренче яртысы бик күп шатлыклы мизгелләр алып килер. Көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, бәйрәмнәр дә бар, ди йолдызлар. Хәзер нәкъ шул вакыт. Иң беренче чиратта, бу мәхәббәтнең чәчәк ату чоры. Шуңа күрә, сөйгән кешегезгә карата булган хисләрегезне яшермәгез. Гомумән, яраткан кешеләрегез турында онытмагыз. Атнаның икенче яртысында сәламәтлегегез какшау һәм хезмәттәшләрегез белән аралар бозылу бик мөмкин.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бөтен уйлары бу атнада гаилә, йорт турында булыр. Туганлыкның никадәр олы хис икәнен тагын бер кат башыгыздан кичерерсез. Сез өй җылысы, ышанычлылык турында уйланырсыз. Ләкин йолдызлар сезгә хыялланып кына калмыйча, моның өчен нинди дә булса файдалы эш эшләргә куша. Әйтик, тәрәзә төбендәге гөлләрне күчереп утыртырга вакыт түгел микән, әллә өстәл тартмасының шөрепләрен борып куясы микән?

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада бар нәрсәдән дә хәбәрдар булырга омтылыр. Димәк, дусларыгыз, туганнарыгыз белән ныклап аралашачаксыз. Хәтерегез һәм интеллектыгыз бу арада компьютердан да яхшырак эшли, шуңа күрә элегрәк үзегезгә катлаулы тоелган нәрсәләргә нәкъ менә хәзер төшенә алачаксыз. Атна азагында көнкүрештә кайбер проблемалар туарга мөмкин.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга йолдызлар бу атнада матди мәсьәләләрне чишәргә киңәш итә. Моңа бәйле рәвештә, хыялланган әйберегезне сатып ала алырсыз. Дөресрәге, моның өчен акча табылыр. Хезмәт сөючәнлегегез һәм алдан белеп эш итү сәләтегез үсә. Шуңа күрә күптән үк җыелып килгән эшләрегезне тиз арада төгәлләп тә куярсыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга үзләрен төрле яклап үстерү өчен вакыт җитте. Әгәр дә үзлегегездән ни дә булса өйрәнәсез икән, яңа мөмкинлекләр, алга китеш сизәрсез. Бу чорда күптән уйлап, ләкин ясарга кыймыйча йоргән адымнарга барырга була. Болай эшләсәгез, тирә-юньдәгеләргә сезнең яңа якларыгыз ачылачак. Атна азагында акчагызны карап кына тотыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09) ларга вакытларының күп өлешен аулакта, тынычта, үз-үзләре белән үткәрергә киңәш итә йолдызлар. Төрле сорау-мәсьәләләрне дәррәү кубып түгел, бәлки килеп чыккан саен гына чишегез. Көндәлек мәшәкатьләргә баштанаяк чуммагыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләр өчен хыялларының чынга ашу вакыты җитте ди йолдызлар. Атна башында киләчәккә корган планнарыгызның төгәлрәк тәртибен төзегез. Болай итсәгез, эшләрегез өчен кулай булыр. Гаиләгездә килеп туган аңлашылмаучылыкларны җайга салырга дусларыгыз ярдәмгә килер.

ЧАЯН (24.10-22.11) нар күптән куйган максатларына, ниһаять, ирешә алырлар. Бу вакыт аралыгында тирә-юнегездә булып торган бөтен нәрсәгә дә игътибарлы булыгыз, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Уңай якка үзгәрешләр һөнәри өлкәдә булырга тиеш, ди йолдызлар. Шулай ук, үзегез хөрмәт иткән абруйлы кешенең ярдәмен тоярсыз. Атна ахырында якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән ике арада каршылыклар килеп туарга мөмкин. Нейтралитет сакларга тырышыгыз.

УКЧЫ (23.11-21.21)ларга сәяхәт итү, кайда да булса бару өчен уңай вакыт вәгъдә итә йолдызлар. Юлда чакта яңа танышлар очрар. Тулаем алганда, бу атна сезнең өчен күңелгә ятышлы сюрпризлар атнасы булыр. Иң мөһиме - читтән генә күзәтеп тормагыз. Ләкин атна азагында җитәкчегез белән аралар бозылуы бар. Үзегезгә игътибарны артык җәлеп итмәскә тырышыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) ләрнең шәхси тормышында үзгәрешләр булуы мөмкин, ди йолдызлар. Бу атнада сез күп кенә сорауларны эчке тоемлауга гына таянып хәл итәрсез. Шуңа күрә үзегезне кулда тоту кыенрак булыр. Торак, милекне иминиятләштерү кебек мәсьәләләрне чишү өчен уңай вакыт.

СУКОЯР (19.01-18.02) ларның бу атнасы аралашу, хат алышуга бай булыр. Сезне бик күп очрашулар көтә. Ниндидер килешүләр, контрактлар төзү һәм аларга кул кую ихтимал. Атнаның икенче яртысында финанс өлкәсендә киеренкелек килеп чыгарга мөмкин. Керем һәм чыгымнарны җайга салырга тырышырсыз, мөгаен.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атна әллә ни истә калырлык вакыйгалар алып килмәс. Хәзер, ашыкмыйча гына, кайбер эшләрне тәмамлау өчен менә дигән вакыт. Сәламәтлегегез турында да онытмагыз: массаж, диета, чыныгу, дәвалау процедуралары белән шөгыльләнегез. Атна ахырында хезмәттәшегез яки җитәкчегез белән сүзгә килә күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X