Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә эшкә килгән хатын мошенниклар кармагына эләгә

Удмуртиядә яшәүче 32 яшьлек хатын арзан бәягә фатирга керәм дип мошенниклар кармагына эләгә.

Яшел Үзәнгә эшкә дип килгән бу хатын интернет-сайтларның берсенә кереп, риэлторның аз гына комиссиягә арзанлы фатир табып бирүе турында игълан таба. Күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткач, ул фатир тәкъдим итүче риэлтор хатынның Мәскәүдә эшләвен белә. Әмма хатынны бу факт сагайтмый, ә киресенчә аның хезмәтләренә ризалык бирә. «Мәскәү фирмасы» вәкиле аңа комиссия акчасың - 4 мең сумны терминал аша күчерергә куша. Хатын шунда ук, ире белән киңәшләшеп, таләп ителгәнне эшли. Хәзер ялган риэлторның шәхесен ачыклау буенча эшләр алып барыла. Полицейскийлар билгеләвенчә, мошенникның телефон номеры Свердловск өлкәсендә теркәлгән. Берничә көн алдан Яшел Үзәндә яшәүче 34 яшьлек хатын отпуск вакытында Краснодар краенда фатирга керү өчен мошенникларга 5 мең сумнан артык акча күчерә.
Аферистлардан 48 яшьлек тагын бер яшел үзәнле зыян күрә. Ул картасының блокировкага куелуы турында смс-хәбәр алгач әйткән номер буенча шалтырата һәм үзенең анкета мәгълүматларын хәбәр итә һәм якындагы банкоматка барып әйтелгән манипуляцияләрне ясый. Нәтиҗәдә аның картасыннан 13 мең сум акчасы юкка чыга. Акчаның Самара өлкәсендә теркәлгән телефон исәбенә күчүе билгеле.
Таныш булмаган кешеләргә үзегез турында мәгълүмат бирмәгез. Һәр информацияне башта әйбәтләп тикшерегез.
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев