Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Татар кызы бәйгесе үтте

Татар кызы ...Бу исемдә                    Күпме тылсым, күпме сер!                    Иман нуры балкый аның,                    Ай кебек йөзләрендә.                    Зыялылык, инсафлылык,                    Гап-гади сүзләрендә .    Лицейда беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә иң  сөйкемле, иң уңган, иң зирәк, иң тыйнак татар кызлары  катнашты.  Кызлар сынатмадылар, шигырьләр дә сөйләделәр, аш-суга  да, җыр- биюгә дә осталыкларын  ...

Татар кызы ...Бу исемдә
                   Күпме тылсым, күпме сер!
                   Иман нуры балкый аның,
                   Ай кебек йөзләрендә.
                   Зыялылык, инсафлылык,
                   Гап-гади сүзләрендә .
   Лицейда беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә иң 
сөйкемле, иң уңган, иң зирәк, иң тыйнак татар кызлары  катнашты. 
Кызлар сынатмадылар, шигырьләр дә сөйләделәр, аш-суга  да, җыр-
биюгә дә осталыкларын  күрсәттеләр. Килгән кунаклар, әти-әниләр 
кызларга хәер-фатихасын бирде.  Кичәнең иң дулкынландыргыч  
мизгеле - кызларны бүләкләү.   " Татар кызы" бәйгесендә       җиңүче-  2 нче сыйныф укучысы Диләрә 
Хәйруллина! Афәрин, кызлар! Сезгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев