Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә переезд ябыла

Яшел Үзән станциясе янындагы переезд 8 августтан ябыла.

Кайчан ачыла икән дип сораучыларга хәбәр итәбез: тимер юл аша чыга торган бу урын башка ачылмаячак. Яшел Үзән станциясе янындагы тимер юлның 758нче чакрымында юл үткәргеч 2010 елда ук төзелә башлаган иде. Ул чакта ук тимер юл аша чыга торган урыннан йөрүче пассажирлар агымы, эре предприятие машиналарының күпме көтеп торуы, шунлыктан килгән зыян суммасы һәм транспорт инфраструктурасына йогынты ясаучы барлык факторлар да исәпкә алынды. Берничә тапкыр респуб лика җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, 2012 елның декабрендә күпер төзелешенә старт бирелде.

Ел саен республика бюджетыннан төзелешкә 200 млн сум күчерелә (төзелешнең гомуми бәясе млрд сумнан артык), ә 2016 елда калган сумманы финанслап бетерү һәм 30 августта күперне кулланышка тапшыру турында карар кабул ителгән. Бүгенге көндә күперне монтажлау һәм төзелеш эшләре төгәлләнгән. Хәзер 8200 м2 мәйданга асфальт бетон катламын җәясе калды. Шулай ук 55 юл билгесен урнаштырасы, 1027 м2 юлга тамгалар саласы, тирә-юнен төзекләндерәсе бар. Нәкъ менә югарыда әйтеп кителгән эшләрне башкару өчен 758 чакрымындагы тимер юл переездын 8нән 30 августка кадәр ябыла. Бу атнада күпернең төзелеше белән якыннан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да танышты, төзүчеләр эшенә югары бәясен бирде: - Республика өчен бу, сүз дә юк, зур проект. Беренчедән, без аны икенче ел тормышка ашырабыз, бәясе дә миллиардка якын!

Районның башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роман Котельников сүзләренә караганда, күпер 30 августта кулланышка тапшырылырга тиеш. Яңа юл үткәргеч тимер юл переездында аварияләрне булдырмас, транспорт бөкеләреннән коткарыр, шәһәр предприятиеләренең икътисади югалтуларын киметер дип ышанасы килә.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев