Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә куркыныч товарларга урын юк

Татарстанда наркополицейскилар, тарихта булмаганча, законсыз кайтарылган югары концентрацияле героин партиясен тапты. Шулай итеп, Россия ФСКНы Әфганстаннан Россияне героин белән тәэмин итүче халыкара челтәрне юкка чыгаруда киң масштаблы операция үткәрде. Шуның бер өлеше, аерым алганда 85 килограммы Яшел Үзәндә табылды. Бу наркотикны шәхси сектордагы бер сарайда саклаганнар. Наркополицейскилар әйтүенчә, бу продукция...


Татарстанда наркополицейскилар, тарихта булмаганча, законсыз кайтарылган югары концентрацияле героин партиясен тапты. Шулай итеп, Россия ФСКНы Әфганстаннан Россияне героин белән тәэмин итүче халыкара челтәрне юкка чыгаруда киң масштаблы операция үткәрде.

Шуның бер өлеше, аерым алганда 85 килограммы Яшел Үзәндә табылды. Бу наркотикны шәхси сектордагы бер сарайда саклаганнар. Наркополицейскилар әйтүенчә, бу продукция Татарстан территориясен һәм күрше республикаларны тәэмин итү өчен кайтарылган булган.
Наркотикларның икенче өлеше - 95 килограммы Чаллыда табылды. Операция барышында Казан, Чаллы һәм Яшел Үзәндә наркоконтроль хезмәткәрләре барлыгы 175 килограмм наркотикны законсыз әйләнештән алды. Җинаятьчел төркемнәрнең 4 җитәкчесе тоткарланды. Алар арасында Татарстаннан да, Үзәк Азия төбәкләреннән дә бар. Җинаятьчел төркемнәр эшләрен үзара бүлешеп башкарган. Берсе элемтә урнаштырса, икенчесе склад тоткан, өченчесе йөкне кайтарган һәм башкалар. Россиягә наркотикны автомобиль тайнигында кайтарганнар. Табылган героинның составында чиста диацетилморфин 55 процент тәшкил итә, ә ваклап сатуда ул гадәттә 3-5 процент кына була. Башка матдәләр белән кушылганда аның массасы ким дигәндә 2 тоннага җитәр иде, ә бу 20 миллион доза дигән сүз. Мондый күләмдәге наркотик белән республиканы тулаем наркотикка утыртырга мөмкин булыр иде. Шуны билгеләргә кирәк, соңгы елларда ТР буенча Россия УФСКНның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә наркотик матдәләрне эзләп табу буенча зур эш эшләнде. Героинның ваклап сату бәясе 2011 елның гыйнварыннан 1,6 мең сумнан агымдагы елның октябренә кадәр 4,5 мең сумга кадәр артты. Шулай итеп, Татарстанда Әфганстан героины табылгач, халыкара наркобизнеска килгән зыянны миллиардлаган суммада бәяләргә була.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән МРО өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев