Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә иҗтимагый советның яңа составы җыела

Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советының яңа составы җыела.

Иҗтимагый совет - эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек белән элемтәсенең алыштыргысыз ярдәмчесе. Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советының беренче утырышы 2011 елның ноябрендә булды. Аның әгъзалары наркоманиягә каршы көрәш, миграция сәясәте, җәмәгатьчелек тәртибе булдыру турында актуаль мәсьәләләрне даими тикшереп тора һәм бүлек җитәкчелегенә тәкъдимнәрен җиткерә. Иҗтимагый совет эчке эшләр министрлыгының хәйриячелек, профилактик чараларында һәм акцияләрендә катнаша, укучылар һәм студентлар өчен лекцияләр, батырлык сәгатьләре уздыра.

Хәзерге вакытта гамәлдәге иҗтимагый советның вәкаләтләре чыга һәм шуңа бәйле рәвештә 2016 елның 30 сентябренә кадәр шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның иҗтимагый совет составына кагылышлы язма тәкъдимнәрен һәм шулай ук аның составына керү өчен шәхси гаризаларын Яшел Үзән шәһәре, И.Заикин урамы, 1нче йортка яисә mvd_zd@mail.ru. электрон адресына җибәрүләре сорала.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев