Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә чыккан янгыннарда күпчелек очракта зыян күрүчеләр үзләре гаепле

13-19 июльдә янгын сүндерүчеләр 21 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 8е ялган булган. 2 тапкыр ДТПга барганнар. 5 янгын теркәлгән. Гагарин урамындагы "Гари-Дальние" бакчачылык җәмгыятендәге бакча өендә янгын ут белән саксыз кыланудан чыккан. Нәтиҗәдә Тимирязев урамында бакча өе янып беткән, Гагарин урамында бакча өенең мансардына зыян килгән. Мизиново авылының Мәктәп...

13-19 июльдә янгын сүндерүчеләр 21 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 8е ялган булган. 2 тапкыр ДТПга барганнар. 5 янгын теркәлгән.

Гагарин урамындагы "Гари-Дальние" бакчачылык җәмгыятендәге бакча өендә янгын ут белән саксыз кыланудан чыккан. Нәтиҗәдә Тимирязев урамында бакча өе янып беткән, Гагарин урамында бакча өенең мансардына зыян килгән.

Мизиново авылының Мәктәп урамындагы йортта янгын хуҗасының саксыз тәмәке тартуыннан чыккан. Өйнең эчке өлешенә зыян килгән.

Васильевоның "Рябинушка" бакчачылык җәмгыятендәге бакча участогында мунча янган. Янгын саксыз тәмәке тартудан чыккан. Ике мунчага зыян килгән.

Овражная урамында "Хюндай Акцент" автомобиленә механизмнары төзек булмаудан ут капкан. Машинаның салонына, моторына зыян килгән.

(Яшел Үзән янгын сүндерүчеләр сводкасы буенча).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев