Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 18 катлы йортлар төзелә башлый (2нче кисәк)

Бүгенге көндә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы тарафыннан «С» кварталында (Төзүчеләр проспекты һәм Сәйдәшев урамы) 18 катлы дүрт йорт төзүгә рөхсәт бирелеп, объектта әзерлек эшләре башланган. Төзелеш эшләрен Казан шәһәренең «Грэйт Строй» ЧҖЧ төзелеш компаниясе башкарачак.

- Шуны да искәртеп узарга телим, әлеге торак комплексы төзелеше сабан туе мәйданына кагылмаячак. Киресенчә, күңел ачу урынының торак комплексына якын урнашуы планировка буенча чаралар комплексы уздырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сүзен дәвам итә Роман Котельников. - Торак комплексы төзелешен барлык заманча тенденцияләрне кулланып гамәлгә ашыру планлаштырыла. Анда, аерым алганда, торак объектлары, коммерция оешмалары, социаль инфраструктура, парковкалар һәм ял зоналары булачак. Рельефының катлаулы булуын исәпкә алып, җәяүлеләр өчен күперләр булдыру да күздә тотыла.
Хәзер әлеге торак йортларны «Татарстан Респуб­ликасы Президентының Дәүләт торак фонды» инвестицияләр программасына кертү буенча проект карарлары әзерләү буенча эш алып барыла. Озакламый теләүчеләргә электрон система аша бу торак комплексыннан фатирлар сайлау мөмкинлеге булачак.

Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев