Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән төбәгенең уңган киленнәре каз үстерә

Салкынайтып, җирне бераз туңдыруга, авыл халкының мәшәкате артачак. Тиздән иң матур, иң борынгы йолаларның берсе - каз өмәләре гөрлиячәк. Татар гаиләләрендә казны аеруча яратып, тәмен, җаен белеп үстерәләр. Җәй буе каз бәбкәләрен саклау мәшәкатен бөтен гаилә бүлешә: өлкәннәр дә, балалар да мәш килеп каз карый. Башта тилгәннән сакласа, аннан соң...

Салкынайтып, җирне бераз туңдыруга, авыл халкының мәшәкате артачак. Тиздән иң матур, иң борынгы йолаларның берсе - каз өмәләре гөрлиячәк. Татар гаиләләрендә казны аеруча яратып, тәмен, җаен белеп үстерәләр. Җәй буе каз бәбкәләрен саклау мәшәкатен бөтен гаилә бүлешә: өлкәннәр дә, балалар да мәш килеп каз карый. Башта тилгәннән сакласа, аннан соң көн дә су буена алып төшә. Ә инде салкын көз җитеп җирне туңдыруга, түземсезлек белән беренче кар төшкәнне көтә башлый халык. Ниһаять, авылның әле бер, әле икенче башында каз каңгылдаган, күңелле шау-гөр ишетелә башлый.

Мулла Илендә гомер итүче Гыйззәтуллиннар гаиләсе дә буыннан-буынга кадерләп тапшырылып килгән күркәм традицияне югалтмый. Чөнки Гөлназ килен булып төшкән йортта гомер-гомергә каз үстергәннәр.

-Казлар үстерү безнең канга сеңгән инде ул. Ел да алабыз, утыздан киметкәнебез юк. Карга алмаслык булганнан соң, каз үстерүнең әллә ни мәшәкате юк, - ди Гөлназ шаятып. Әлбәттә, нәтиҗәсе яхшы булсын дисәң, бераз тир түгәргә туры килә инде. Җәен яшел үләндә торалар, авыл уртасында ясалма күлебез бар, симертер өчен вакытында ашатырга кирәк, шул гына.

Әйе, бер карасаң каз үстерүнең бер авырлыгы да юк кебек. Бу беренче карашка гына шулай, кошларга күз-колак булып торырдай кешең булып торса ярый да бит. Гыйззәтуллиннарның гаилә башлыгы Алмаз Норлат элеваторында хезмәт итсә, Гөлназ мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы. Өч балаларының олысы Гөлчәчәк элемтә техникумында укыса, Илназ V сыйныфта, төпчекләре Назлыгөлгә 3 кенә яшь. Абзар тутырып мал-туар да асрыйлар, барысына да ничек өлгерәләр икән?

Алия Гаязованың язмасын узган җомга саныннан укый аласыз.

Рәсемдә: Олы Ачасыр авылында каз өмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев