Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт комбинаты иң яхшылар рәтендә

Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз кешеләрен югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багшыланган тантаналы чарада хәбәр итте. Казанның «Корстон» КККда узган тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әзәрбәйҗан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Кәмаледдин Гейдаров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың АСК вәкилләре катнашты.

Холларның берсендә алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан күргәзмә оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов «Просто молоко» УК ҖЧҖ, «Челны-Мясо» ЯАҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» һәм башкалар экспозициясен карады.

Тантананы ачып, Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген иртән Лаеш районында соклар җитештерү буенча яңа заводка нигез салу тантанасы узган, аның куәте елына 50 мең тонна сок булачак. «Бу үз чималыңны урнаштыру өчен яхшы мөмкинлек. Бүген АСКның циклы тулы булырга тиеш: басулардан алып кибетләргә кадәр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен катлаулы ел булды. «Кызганычка каршы, 5 ел рәттән һава шартлары өметләребезне акламады. Шуңа да карамастан, без 3,5 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн. тонна бәрәңге, 1,8 млн. тонна сөт алдык. Бу авыл хезмәтчәннәренең бик зур хезмәте», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов һәр агросәнәгать хезмәткәренә, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруда катнашучы авыл кешеләренә рәхмәт белдерде.

«Барлык бу сәяси ситуацияләр халыкны продуктлар белән тәэмин итү буенча билгеле бер катлаулыкларга китерде. Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз кешеләрен югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык. Бүген безнең республика азык-төлек продуктларын кулланудан артык җитештерә. Һәм бу тәҗрибәне башка регионнарга да таратырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Авыл җирен үстерүгә юнәлгән барлык социаль программалар да үтәләчәк, дип ышаныч белдерде ул. «Безнең бурыч - авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсе шәһәр кешесенекеннән түбән булмау өчен хезмәт итү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

«Бүген булган һәр нәрсәбез нигезен безнең ветераннар салган. Күпләре арабыздан китте дә инде. Алар салган базада без конкурент өстенлекләргә ирешә алабыз. Татарстан бүген Россиянең сәнәгать һәм индустриаль үзәге генә түгел, ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең иң эресе дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты республиканың аеруча уңышларга ирешкән агросәнәгать хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X