Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хокук сакчылары сайлаулар тыныч узуын билгели

Яшел Үзән муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауларда барлыгы 300 полицейский тәртип саклый. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, район территориясендә сайлаулар тыныч бара, сайлау участокларында тәртип бозулар күзәтелми.

Хокук сакчылары барысы да сайлауларда актив катнаша.

- Минем өчен бу икеләтә җаваплы көн. Беренчедән, үземнең гражданлык позициямне белдерәм, икенчедән, шундый җитди сайлауда үземнең һөнәри бурычымны да үтим, - диде ТР Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге хезмәткәре Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев