Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» – Бишнәдә иң күп укыла торган газета

Бишнәдә безнең «Яшел Үзән» газетасын 30га якын кеше өенә яздырып алып укый. Республикада татар телендә чыга торган бүтән газета-журналларны да байтак кеше алдыра. - Райондагы һәм шәһәрдәге бөтен төр яңалыкны бары тик «Яшел Үзән» газетасыннан гына укып белергә мөмкин, шуңа күрә дә күпләр район газетасына язылуны кулай күрә, - дип...

Бишнәдә безнең «Яшел Үзән» газетасын 30га якын кеше өенә яздырып алып укый. Республикада татар телендә чыга торган бүтән газета-журналларны да байтак кеше алдыра.
- Райондагы һәм шәһәрдәге бөтен төр яңалыкны бары тик «Яшел Үзән» газетасыннан гына укып белергә мөмкин, шуңа күрә дә күпләр район газетасына язылуны кулай күрә, - дип сөйли Бишнә элемтә бүлеге җитәкчесе Гөлшат Гыйльфанова. - Дөрес, элекке еллар белән чагыштырганда язылучылар бераз кимеде, әмма район газетасын укып өйрәнгән кеше, аңа язылмыйча калмый. Халыкның зур күпчелеге газеталарга ноябрьнең икенче яртысында - декабрь башындә языла, чөнки «бүген язылмасам, иртәгә өлгерермен» дия-дия, елның соңгы ае җиткәнен дә сизми. Газ, ут, су өчен, җыеп кына әйткәндә, коммуналь хезмәтләргә акча түләргә килгәндә языла күбесе. Без бит, газета-журналларга яздыру һәм аларны тарату белән беррәттән, пенсия дә өләшәбез, халык соравы буенча төрле төбәккә акча да күчерәбез, көнкүреш кирәк-ярагы да сатабыз, шуңа күрә безнең хат ташучылар көн саен халык белән очраша, дәвамлы эш алып бара.
Хат ташучыларның бу көннәрдә эше тыгыз. Көндәлек матбугатны тарату белән бергә, газета-журналларга язылуны оештыру белән дә мәшгульләр. Бишнә элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшләүче Мәдинә Вәгыйзова һәм Фирая Пеплайкина үзләренә тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Алар өчен иң мөһиме - авылдашларының район, республика һәм бөтен илдә бара торган вакыйгалардан хәбәрдар булуы, ил-көн яңалыклары белән даими танышып баруы.
- «Яшел Үзән» нәкъ безнең авыл турында һәм нәкъ безнең өчен генә яза диярсең, - ди элек Бишнәдә хат ташучы булып эшләгән Гөлфирә Гыйләҗиева. - Яңалыкларны да, авыл кешеләре турындагы мәкаләләрне дә, әдәби биттәге язмаларны да яратып укыйбыз. «Күңелемдәгесен әйтәм» исеме астында чык­кан хәбәрләр һәр авылга хас. Сукбай этләр, сөтенә су кушып сатучы намуссыз кешеләр, пычрак урамнар, йә, әйтегез, кайсы авылда юк?! Шул фикерләрне, оста итеп язып, халык күңеленә җиткерә белгән журналистларның осталыгына ихластан сок­ланабыз. Афәрин! Кыскасы, сезне укып туеп булмый.
Газетаның эчтәлеген яхшыр­туда укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәрен искә алып эш итүебезне дә әйтергә кирәк. «Яшел Үзән» тагын да кызыклырак чыксын дисә­гез, башыгызга шәп идея килгәндә, озакка сузмыйча, телефоннан 5-68-03 номерын җыеп, безгә шалтырата аласыз.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X