Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь аналарга компенсация түләү буенча закон проекты кире кагылды

Тәкъдим ителгән закон проектында 1,5-3 яшьлек баласы булган аналар күздә тотылган иде.

Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында "Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык түләү турында" ТРның 74-5 нче номерлы закон проекты каралды. Аны КПРФ сәяси партиясе вәкиле Артем Прокофьев тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим ителгән закон проектында, 1,5-3 яшьлек баласы булган ана кеше, мәктәпкәчә яшькә белем бирү учреждениесенә баласын, урын булмау сәбәпле, бирә алмый икән, компенсация түләү хакында сүз бара. Шулай ук, гаиләдә бер кеше башына керем яшәү минимумына җитмәү дә шарт булып тора.

"Өч яшьтән зуррак балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру буенча республикада кыенлыклар юк, әмма балалары 1,5 яшькә җиткән шактый аналар, баласына бакчада урын булмау сәбәпле, эшкә чыга алмый һәм дәүләт копменсациясе бөтенләй алмый. Икътисади кризис вакытында андый аналарга ярдәм итәргә кирәк", - диде закон проектын тәкъдим итүче.

Ул кайсы очракта компенсация түләнергә мөмкин, ә кайсы очракта юк икәнен дә аңлатып китте. Мисал өчен, әгәр дә бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә чиратка басмаган икән, аның әнисенә компенсация түләү каралмаган. Шулай ук, балалар бакчасына юллама булып, аннан баш тарткан очракта, компенсация түләү туктатыла.

Мондый закон ТРның күрше төбәкләре Самара өлкәсе, Чувашия Республикасы һәм Россиянең тагын берничә субъектында гамәлдә икәнен мисал итеп китерелде. Артем Прокофьев сүзләренчә, балалар бакчасында 1 бала башына уртача 7 264 сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Ә закон проектын эшләүчеләр исә пособие күләмен 6951 сум итеп исәпләгән, бу, парламент вәкиле фикеренчә, дәүләт бюджетына зур зыян салмаячак һәм якынча өстәмә 237 миллион сум күләмендә акча кирәк булачак.

Комитет утырышында фикер алышканнан соң, закон проектын кире кагарга һәм алга таба бу юнәлештә эшләргә кирәк дигән карар кабул ителде. "Берәү дә бу закон проектына каршы түгел һәм мондый мәсьәлә барлыгын һәм аны чишәргә кирәклеген дә без яхшы беләбез. Әмма 2015 елның бюджеты инде кабул ителгән һәм федераль үзәк тарафыннан да язылган йөкләмәләр бар. Бүген без бу закон проектын кире кагабыз, әмма киләчәктә, аны нигез итеп алып, министрлыклар белән берлектә, бу юнәлештә эш алып барачакбыз", - диде комитет җитәкчесе һәм утырыш рәисе Светлана Захарова.

Утырыш барышында барлыгы 4 мәсьәлә каралды.

"Татар-информ", Лилия Локманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев