Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярминкәдә кечкенә кәбестә табам димә

Яшел Үзәндә көзге ярминкәләр гөрли. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен Мирный һәм колхоз базарыннан тыш, «Тура» технополисында да алырга була.

Көзге ярминкәнең барышы, андагы бәяләр белән танышу йөзеннән, мин дә шимбә колхоз базарына юнәлдем. Урамда - әбиләр чуагы, аның гүзәллеген аңлатырга сүзләр җитми. Нәкъ менә базарда йөри торган көн бу. Инде каршыма ук суган төяп кайтучы кешеләр очраган иде. Эре-эре суганны халык сеткасы белән ала, төс-кыяфәте бик матур күренә, черемәсә инде тагын. Быел күпләрне мул уңышы белән сөендергән бәрәңгенең ярминкәдә нинди генә сорты юк. Килосын 10 сумга да, 12гә дә алырга мөмкин. Апас, Кайбыч районыннан да килгәннәр. Бер машинада 5 капчыктан күбрәк алганнарга өйләренә үк китереп тә куябыз дип тә язылган. Бик озын чират янына тукталдым. Биредә борыч, томат, кавын, баклажан кебек яшелчәләр чагыштырмача арзан бәядән сатыла, халык кырылып китеп ала. Гомере буе сатучы булып эшләгән Норлаттан Мәдинә апа Гыйззәтуллина бу уңышны Волгоградтан алып кайта икән.
Нинди таныш йөзләр дип торам, Чүрчиледән Заһидуллиннар гаиләсе икән. Бу уңган гаиләнең тырышлыгы турында газетага да язып чыккан идем. Алар үзләре бакчасында нәрсә генә үстерми. Бәрәңге, кишер, кәбес­тә, чөгендер, кабакны ярминкәгә дә алып килгәннәр.

Алия Гаязова

Тулырак - газетабызның 71нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X