Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгыннан да куркынычрак нәрсә бар икән?

Уңышсыз гаиләләр, ялгызлар, картлар, спиртлы эчемлек кулланучылар, күп балалы гаиләләр - янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәреннән соң профилактика төркемнәре көн саен дияр­лек әлеге адреслар буенча йөри. Тикшерү группасында инспекторлар, участок уполномоченныйлары, социаль хезмәткәрләр бар. Яшел Үзәндә күп балалы, уңышсыз гаиләләр буенча ведомствоара рейдларны янгынга каршы хезмәт, социаль яклау һәм полиция хезмәткәрләре даими уздырып тора. Быел акцент аларга ясала. Сәбәбе дә аңлашыла, чөнки Лениногорск районында янгында 5 бала үлү зур резонанс тудырды. Әмма янгыннар торышы киеренке булып калуын дәвам итә.
Чираттагы тапкыр рейдка биш кешедән торган группа Васильево һәм Октябрьскийга барды. Социаль хезмәткәрләр нигездә йорттагы тәртипне, ашамлыклар булу-булмауны тикшерсә, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре торак бинада янгын иминлеге нормалары үтәлешенә игътибар бирде.
- Профилактик рейдларның төп максаты - җәзага тарту түгел, кагыйдә үтәлмәүнең нинди фаҗигагә китерүен аңлату һәм күрсәтү, - дип сөйли ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Айрат Ганиев. - Профилактик рейдлар барышында беренче чиратта без электр үткәргечләре торышына, көнкүреш электр приборларының төзеклегенә игътибар итәбез. Әгәр дә йорт мич белән җылытыла икән, аның янгын иминлеге таләп­ләренә ярашлы булуын тикшерәбез.
Профгруппа Октябрьский бистәсендә берничә йортта һәм фатирда булды. Кайберләрендә барысы да тәртиптә булса, вак-төяк кимчелекләр булганнары да бар. Әмма барысында да хуҗалары мондый тикшерүләргә уңай яктан карый.
- Рейдларны шул максаттан уздырабыз да бит инде, - дип аңлата «Родник» гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль мәсьәләләр буенча белгече Надежда Сазонова. - Кайвакыт торак йортны тәртипкә китерергә җирле башкарма комитетлар, иганәчеләр, гаиләләр үзләре ярдәм итә.
Бер рейд барышында проф.группа алты гаиләдә булды. Ел башыннан тикшерүче группа дистәләгән гаиләне тикшерде. Әгәр дә мондый акцияләр бер гаиләне булса да янгыннан саклап кала икән, бу эш юкка алып барылмый дигән сүз.
Резидә Йосыпова,
8нче янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев