Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ямьле хатирәләр калды күңелдә

Өлкәннәр бәйрәмен хөрмәт итү йөзеннәнме, чү, туктап торыгыз әле! дигәндәй, табигать тә 1 октябрь көнне, атна буена яудырган яңгыр болытларын куалап, җир өстенә җылы кояш нурларын бүләк итте. Бу якты, кояшлы көн, олы хезмәт ветераннарыбызның Норлат авылы китапханәсе бинасы бусагасын шат елмаюлы йөзләре белән атлап керүеннән башланып китте. Китапханә бүлмәсенең...


Өлкәннәр бәйрәмен хөрмәт итү йөзеннәнме, чү, туктап торыгыз әле! дигәндәй, табигать тә 1 октябрь көнне, атна буена яудырган яңгыр болытларын куалап, җир өстенә җылы кояш нурларын бүләк итте.

Бу якты, кояшлы көн, олы хезмәт ветераннарыбызның Норлат авылы китапханәсе бинасы бусагасын шат елмаюлы йөзләре белән атлап керүеннән башланып китте. Китапханә бүлмәсенең җылысы да, хезмәткәрләренең җылы карашы да, җанга якын милли көйләребез дә эретте өлкәннәр күңелен.
Өлкәннәр кичәсен оештыру турында янып-көеп йөргән китапханә мөдире Алсу Садыйкова да кунакларның хәл-әхвәлләрен сорашып йөрүләре белән һәркемне үзенә җәлеп итте. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов та, мең төрле мәшәкатен кырык якка ташлап, кичәне уздыруга авыл җирлеге тарафыннан ярдәм кулы сузып, котлау сүзләрен әйтергә килгән иде.
Мөгаллимә Роза Илдус кызы һәм аның укучылары бәйрәмне ямьләндереп җибәрде. Алар, матур-матур җырлар башкарып, шигырьләре белән генә чикләнеп калмыйча, авылыбызның ямьле тарихи урыннары, илебез үсешенә зур хезмәт керткән авылыбызның олы шәхесләрен компьютердан күрсәттеләр. Мөгаллимә Роза Яһудина чыгышы үзе генә дә ни тора. Көннәр буена аның сөйләгәннәреннән аерылып китә алмассың шикелле.
Елга бер килгән бәйрәм мизгелен кулдан ычкындырып булмас дигәндәй, олыгаеп та күңел түрләрендә сакланып калган яшьлек хисләрен күпләр җыр һәм шигырь белән яшьтәшләренә бүләк итте. Мәйсәрә апаның моңлы итеп җырлавы, Әминә апа Лотфуллина, Миләүшә апа Мөхетдинова, Нурания апа Галимҗанованың шигырь сөйләве һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек.
Мөгаллимә Гөлнур Харис кызы моңлы тавышы белән өлкәннәрнең көчле алкышларына лаек булды. Мул ризыклы табын артында картлык хикмәтләре онытыла шул. Кайберәүләр бу кичәгә машинага утырып килгәнен дә онытты. Кичә хушлашыр алдыннан матур җырлар, биюләр белән тәмамланды. Олылар авызыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре ошбу бәйрәм кичәсен оештыручы хуҗаларга һәм табын әзерләгән барлык хезмәткәрләргә мең савап булып ирешелсен иде.
Альберт Илмөхәммәтов.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев