Бүген, 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик көчле яңгырлар явачак. Шулай ук иртән һәм көндез яшен булырга, урыны белән боз яварга да мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан искән җил юнәлешен үзгәртәчәк - төньяк-көнбатыш тарафтан исә башлый. Иртән һәм көндез җилнең көчәюе дә фараз кылына. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез - 23, көнчыгыш районнарда 28 градус җылы булачак.
10 июльгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр һәм бик көчле яңгырлар саклана. Яшен булу, боз яву да ихтимал. Һава температурасы 12 градус кына җылы булачак.
Чыганак - Интертат.ру.
Нет комментариев