Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган балны чыныннан ничек аерырга?

Җәйнең тагын бер татлы чорына килеп җиттек.

Умартачылар бал аерта башлады. Күпләр кышка запас туплый, таныш-белешләреннән, базардан бал ала. Түбәндәге киңәшләребез сезгә бал сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.
- чын бал кашыктан тиз генә төшми. Бер аш кашыгы бал алып, аны тиз генә әйләндереп карагыз, бал акмаячак, ә кашыкка чорналачак.
- бал салынган савытка кашыкны батырып алыгыз да, чыгарганда, ничек агып торганын күзәтегез. Сыйфатлысы тасмалап агып, тау булып өеләчәк, ә өстендә куык барлыкка киләчәк.
- чын бал сыек һәм кристаллашкан була. Кристаллашу вакыты төсеннән һәм саклану температурасыннан да тора.
- ипи кисәген 10 минутка балга салып карагыз. Чын балда икмәк ката, ә ялганында йомшаячак. Бу балга шикәр сиробы кушылган дигән сүз. Чын балда су тамчы да юк.
- кәгазь кисәгенә бал тамызып, яндырып карагыз. Чын бал янмый, эреми һәм коңгырт төскә керми. Бары бал тирәсендәге кәгазь генә яначак. Әгәр дә инде бал эри икән, кортларга шикәр сиробы ашатканнар, коңгырт төскә керсә, шикәр комы кушканнар.
- стаканга аз гына бал салабыз, шунда ук азрак су өстәп, болгатабыз. Бал эреп беткәч, барлык өстәлгән әйберләр төбенә утырачак. Әгәр дә стаканга берничә тамчы йод та өстәсәгез һәм ул зәңгәр төскә керсә, крахмал кушылган дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X