Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа йорт — завод эшчеләренә

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте «Кызыл металлист» торак йорты комплексының икенче өлешен куллануга тапшырды.

Аның беренчесендә нәкъ бер ел элек яши башлаганнар иде.
Бу 5 подъездлы, 10 катлы йорт. 215 фатирның 78е узган елның көзендә тапшырылган булса, калган 137 фатир ачкычы бу атнада үз хуҗаларына бирелде. Билгеле булганча, әлеге торак комплекс «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте заказы белән завод эшчеләренә төзелә. 385 млн сум бәя белән исәп­ләнгән, 12256,4 кв мәйданны алып торучы йорт 2013 елның октябрендә төзелә башлаган иде. Төзелешне төгәлләү вакыты август ахырына кадәр билгеләнгән. Төзүчеләр сүзендә торды. 1,2,3 бүлмәле фатирлар чиста килеш тапшырыла. Завод программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, бу икенче йорт, барысы «Кызыл металлист» торак комплексында 10 йорт төзелү планда тора. Шуларның 4се - 5, ә 6 йорт 10 катлы булачак. Фатирлар завод хезмәткәрләренә 15 ел эчендә сатып алу хокукы белән аренда килешүе нигезендә бирелә. 10 ел заводта эшләү дә шарт. Яңа фатирлы булган бәхетле гаиләләрне котларга дип ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, район башлыгы Александр Тыгин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте директоры Ренат Мистахов, «Ак Барс» төзелеш компаниясе директоры Искәндәр Кадыйров килгән иде.
- Заводның үсеше күзгә күренә, шулай да иң кадерлесе ул - коллектив. Төзүчеләргә дә эшләрен вакытында төгәлләүләре өчен рәхмәт, - диде министр урынбасары Альберт Кәримов.
- Евгений Тиховнин урамындагы әлеге йорт шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Биредә тормыш гөрләргә тиеш, якында гына балалар бакчасы салыну да күздә тотыла, - дип сөендерде Александр Тыгин.
Башлык сүзләрен яңа йортта яшәүчеләр шатланып кабул итте. Ни өчен дигәндә, фатир алучыларның 67%ы 35-40 яшькә кадәрге гаиләләр икән.
Өй туе белән котларга дип кунаклар яшь, заводта мастер булып эшләүче Швецовлар гаиләсенә чәй эчәргә керде. Зур, якты өч бүлмәле фатирда рәхәтен күреп, бәхетле яшәргә язсын иде берүк.
Алия Гаязова
Фотолар: http://yashel-uzan.ru/the-news/item/8872-foto-yashel-үzәndә-kabat-өy-tue.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X