Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елда да бергә

Еллар узган саен гомер йомгагы алга таба тәгәри. Яшьләр моңа шатлана, чөнки тизрәк үсәсе килә, өлкәннәр сагышлана, тагын бер ел артта кала, чәчләрдә кырау күбәйгәннән күбәя. Төрле каршылыкларга карамыйча, газетабыз да тарихта үзенең юлын сыза. Авыр да, каршылыклы да заманда уңга-сулга тайпылмыйча, укучыларының мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән дә өстен куеп, чыгуын...

Еллар узган саен гомер йомгагы алга таба тәгәри. Яшьләр моңа шатлана, чөнки тизрәк үсәсе килә, өлкәннәр сагышлана, тагын бер ел артта кала, чәчләрдә кырау күбәйгәннән күбәя.
Төрле каршылыкларга карамыйча, газетабыз да тарихта үзенең юлын сыза. Авыр да, каршылыклы да заманда уңга-сулга тайпылмыйча, укучыларының мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән дә өстен куеп, чыгуын дәвам итә.
Бүген укучылар белән аралашу чаралары да үзгәрә. Элек аралашу хатлар ярдәмендә генә барса, хәзер интернет торган саен күбрәк үтеп керә. Хатлар кими, электрон юл белән килгәннәре күбәя, чөнки компьютерда гына түгел, хәзер кесә телефоннары да интернетка тоташтырылган. Бигрәк тә яшь буын бу элемтә чараларыннан оста файдалана һәм газетага мөрәҗәгать сәгате минуты белән килеп җитә. Җурналистларыбыз аларны эшкәртеп газета битләренә урнаштыра, җитәкчеләребезгә җавап алырга юллый.
Ходайга шөкер, «Яшел Үзән»нең үз укучысы бар. Быелгы подписка чорында да алар газетабызга тугры калды. Газетабызны яздырырга булышкан барлык дусларыбызга, элемтә бүлеге кызларына, авыр сумкаларын күтәреп һәрвакыт юлда булган хат ташучыларыбызга, оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәм. Без бары тик укучыларыбыз белән генә көчле. Алга таба да бергә булырбыз дип ышанам!!! Яңа 2013 ел гел шатлыклар гына алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250