Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Венгриялеләр үзләрен озак көттермәде

Бу җәйдә Татарстан делегациясе Венгрия Республикасында булып, анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү тәҗрибәсе белән танышып кайткан иде.

Венгриялеләр дә үзләрен озак көттермәде. Чит ил белгечләренә республиканың яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерүче хуҗалыклары белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Әлеге хезмәттәшлек кысасында венгриялеләр безнең Яшел Үзән районында да булды. Чит ил делегациясенә иң беренче итеп Олы Яке җирлегендә 5 ел элек җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлаган «Ягодная долина» крестьян-фермер хуҗалыгын күрсәттеләр. Хәзер бу хуҗалык җир җиләгеннән тыш кура җиләге, карлыган кебек культуралар да үстерә башлаган. Хуҗалык ел саен виктория җиләгенең Италия сортыннан мул уңыш алып безнең җирләрдә дә чит ил сортларын үстерү мөмкин булуын исбатладылар инде. Ә инде хәзер шушы республикалар арасында дуслык элемтәсе ныгыса, әллә нинди планнар корырга мөмкин булыр.

- Кура җиләгенең әйбәт сортларын табу безнең өчен әлегә зур проблема булып тора, - диде венгрлар белән аралашканда «Ягодная долина» хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдыйков. - «Полька» сортына өстенлек бирәбез, әмма августта төнге кыраулар төшә башлагач уңыш югала. Ә безгә 15 сентябрьләргә кадәр чыдам булган сортлар таләп ителә.

Венгрия белгечләре бу хуҗалыкның виктория, кура җиләге, карлыган плантацияләрен җентекләп карап чыкты. Аларга төзелеп килүче җиләк-җимеш эшкәртү цехын да күрсәттеләр.

Әлфия Зыякаева

Тулырак - газетаның 57нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X