Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода парк һәм сквер ачыла

2015 ел Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, респуб­ликада зур үзгәрешләр булды. Һәр районда бик күп парк зоналары төзекләндерелә, яңалары сафка баса.

Әле күптән түгел генә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханәне ачты.
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы әлеге ел кысасында ачылды. Бу программа буенча Татарстанда 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк (75е яңадан төзелсә, 68енә капиталь ремонт ясала). «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру өчен ТР бюджетыннан 2015 елда 1 миллиард сум акча күчерелгән.
Безнең районда да бу программа буенча шактый эш башкарылды һәм алар хәзер дә дәвам итә. Скверлар гына да шәһәрдә - биш, районда сигез булачак. Районга рес­публика бюджетыннан 40 млн сумлык төзү материалы китерелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан герой якташларыбыз истәлегенә һәйкәлләр ачылды. Свияжск станциясе вокзалы каршында сквер барлыкка килде. Шәһәр күле янында ачылган парк хәзер күпләрне сөендерә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 61нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X