Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уңышыбыз мактанырлык түгел

Татарстан Җөмһүрияте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат конференциясе үткәрде. Ул журналистларны быелгы урып-җыю эшләре нәтиҗәләре белән таныштырды. Быел җөмһүриятебез хуҗалыклары барлыгы 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алган. Шулай итеп, узган елгыдан күпкә ким быелгы уңыш: 2011 елда 5 миллионнан да артып киткән бу күрсәткеч. Һава шартларының начар...


Татарстан Җөмһүрияте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат конференциясе үткәрде. Ул журналистларны быелгы урып-җыю эшләре нәтиҗәләре белән таныштырды.

Быел җөмһүриятебез хуҗалыклары барлыгы 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алган. Шулай итеп, узган елгыдан күпкә ким быелгы уңыш: 2011 елда 5 миллионнан да артып киткән бу күрсәткеч. Һава шартларының начар булуы аркасында 10 миллиард сумлык зыян килгән. Әмма безгә ачлык һәм ипигә бәяләрнең артып китү куркынычы янамый, дип тынычландыра министр. «Рацина» амбарларына бәяләрне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган күләмдә ашлык салынган - җәмгысы 233 мең тоннага җиткән запас ашлык.
Корылык аркасында зыян күргән хуҗалыкларга, гадәттә, дәүләт булышлык күрсәтә. Татарстандагы табигать китергән югалтуларны Федерация министрлыгы нибары 1,6 миллиард сумга тиңләгән. Дәүләт ярдәме дә менә шул кечкенә саннан чыгып күрсәтелер инде, дип аптырап сөйли Марат Әхмәтов.
Эре хуҗалыкларның да хәле шәптән түгел. Бигрәк тә «ВАМИН-Татарстан» авыр хәлдә. Аның хәзер кредитлар буенча 16 миллиард сум әҗәте түләнмәгән. Аның игенчелегенә һәм сөт җитештерә торган терлекчелек тармагына нык зыян китерә корылык. «Шулай ук, эре компанияләр начар идарә ителәләр. Хуҗа - монда, ә эше моннан 300-400 километр читтә. Наемга алынган хезмәткәрләр бер көн белән яши, идарә итү дә түбән нәтиҗә бирә», - дип аңлатты министр зур компанияләрдә эшнең начар оештырылуын.
«Ак Барс Холдинг» компаниясендә эшләр өметле тора. Шулай ук кошчылык тармагы керемле эшләвен дәвам итә. Терлекчелектә исә дуңгыз үстергән хуҗалыкларның табышлары арта бара.
Илнең бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән бәйле сорауга министр болай җавап бирде: «Әлбәттә, конкуренция көчәячәк. Менә шул көрәштә җиңү өчен авыл хуҗалыгында төптән үзгәрешләр кертү таләп ителә. Белоруссиядә, мәсәлән, үткәрелгән инде андый яңартулар. Ә бездәге авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы республика буенча уртача хезмәт хакыннан ике мәртәбә кимрәк - монда нинди яңарыш турында сүз алып барырга мөмкин!»

Конференция буенча күзәтүне
Ильяс САЛИХҖАН
үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев