Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төзәлергә мөмкинлек һәрвакыт бар

Яшел Үзән суды Мәскәү-Уфа юлының 753нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган Мордовиядә яшәүче 28 яшьлек Сергей Бурнайкинга карар чыгарды. Бу елның 10 февралендә үлчәү контроленең стационар пунктында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мордовия Республикасы дәүләт номеры белән "Шевроле Лачетти" автомобилен туктата. Полицейскийлар билгеләвенчә, машина йөртүченең һәм пассажирларының үз-үзен тотышы шикләндерә, алар наркотик кулланып исергәнгә...

Яшел Үзән суды Мәскәү-Уфа юлының 753нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган Мордовиядә яшәүче 28 яшьлек Сергей Бурнайкинга карар чыгарды.

Бу елның 10 февралендә үлчәү контроленең стационар пунктында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мордовия Республикасы дәүләт номеры белән "Шевроле Лачетти" автомобилен туктата. Полицейскийлар билгеләвенчә, машина йөртүченең һәм пассажирларының үз-үзен тотышы шикләндерә, алар наркотик кулланып исергәнгә охшаган була. Тикшерү өчен өчесе дә тоткарлана. Шул вакытта пассажирларның берсе - Сергей Бурнайкин кесәсендә ике төргәк табыла. Тикшерүләр буенча анда 7,5 грамм наркотик булуы ачыклана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, Бурнайкин сак астына алына. Ул үз гаебен таный һәм героинны 4 мең сумга куллану өчен Мәскәүдән сатып алуы турында сөйли. Моны исбатлап, аның канында да наркотик булуы ачыклана. Аннан соң да егет тикшерү эшләренә ярдәм итеп тора. Суд боларны һәм аның әле беренче тапкыр җинаять кылуын исәпләп, аңа төзәлү мөмкинлеге бирә. Бурнайкинга 4 ел срок белән шартлы җәза билгеләнә һәм суд залыннан ук иреккә чыгарыла.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X