Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тыштан да ялтырый, эчтән дә

Әлеге фотоны җәйнең иң матур бер көнендә төшереп алган идем. Аллаһка шөкер, Олы Ачасыр мәчете тыштан да ялтырый, эчтән дә. Бөтен авылыбызга ямь биреп тора ул. Яныннан узып киткән кеше, туктап, «Бисмилла»сын гына әйтеп калмый, ә тирә-яктагы матурлыкка да соклана. Мондагы аллы-гөлле чәчәкләрне күрми, битараф кына узып китеп буламы соң?...

Әлеге фотоны җәйнең иң матур бер көнендә төшереп алган идем. Аллаһка шөкер, Олы Ачасыр мәчете тыштан да ялтырый, эчтән дә. Бөтен авылыбызга ямь биреп тора ул. Яныннан узып киткән кеше, туктап, «Бисмилла»сын гына әйтеп калмый, ә тирә-яктагы матурлыкка да соклана. Мондагы аллы-гөлле чәчәкләрне күрми, битараф кына узып китеп буламы соң?
Нинди генә төрләре юк бит аларның! Иң гаҗәпләндергәне шул: әлеге гүзәллекне тудыручы, матур булып үссеннәр дип, бөтен җаны-тәне белән тырышучы - Госман абый Сәлахов. Олы яшьтә булуына карамастан, ул кул кушырып бер урында утыра торганнардан түгел. Гомере буе колхозда балта остасы булып бил бөккән аксакал бүген дә гел хәрәкәттә. Бакчасында нинди генә җимеш агачлары үсми дә, чәчәкләрнең кайсы гына төрләре күзне иркәләми! Өемдә үсә, шул җиткән дип, тыныч кына яшәми, ә мәчет бакчасы да матурлыкка күмелсен һәм бирегә килгән һәркемнең күңеле булсын, өлкәннәр генә түгел, ә яшьләребез дә дингә тартылсын, иманга кайтсын дип, җан ата ул. Госман абый кебек кешеләребез булганда, һичшиксез, усаллыкны матурлык җиңәчәк.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев