Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тынычлыгын догада таба

Сугыш чоры балаларының балачагы бәхет эчендә узмаган. Тормышның иң ачысы алар өлешенә тигән. Замана үзгәреп тә, араларында әле һаман сыналып яшәүчеләре бар. Бу көннәрдә 85 яшен тутырып, туган-тумачаларыннан бихисап котлау-тәбрикләүләр кабул иткән Яшел Үзәндә яшәүче Зәкия ханым Морзаханова катлаулы язмышлыларның берсе. Күркәм яшькә җитеп тә, ул яшәү дәртен югалтмыйча, күңел...

Сугыш чоры балаларының балачагы бәхет эчендә узмаган. Тормышның иң ачысы алар өлешенә тигән. Замана үзгәреп тә, араларында әле һаман сыналып яшәүчеләре бар. Бу көннәрдә 85 яшен тутырып, туган-тумачаларыннан бихисап котлау-тәбрикләүләр кабул иткән Яшел Үзәндә яшәүче Зәкия ханым Морзаханова катлаулы язмышлыларның берсе.
Күркәм яшькә җитеп тә, ул яшәү дәртен югалтмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, һәр туган көнгә шатланып-куанып, бар булганына шөкер итүче. Шәфкатьле, кешелекле, олы йөрәкле һәм догалы булганга, аны бөтенесе якын итә. Йортның иң югары катындагы кечкенә генә фатирыннан кеше өзелгәне юк. Анда якты чырай, кайнар чәй һәм хәерле догалар һәр барчасына җитә. Шуңа да ул, ялгызы яшәсә дә, ялгыз түгел.
Зәкия Морзаханованың гомер юлы бик сикәлтәле булган, кайгы-хәсрәтен ул шатлык-куанычка караганда күбрәк күргән. Аллаһ Тәгалә дә бер биргәненә, өеп бирә шул. Әмма бу ачык йөзле, мөлаем ханым сына, җиңелә торганнардан түгел. Хатын-кыз һәм ана ролен дә үтәргә, ир-ата да үзенә булырга туры килгән. Ул гомере буе зур заводларның берсендә җигелеп эшләгән. Хезмәт кенәгәсендә, колхозда эшләгәннәрне исәпкә алмаганда, бары бер эш урыны имзаланган - Яшел Үзән фанер заводы. Лаеклы ялга ул шуннан хезмәт ветераны булып киткән. Хәзер ул намуслы хезмәтен бәяләп биргән фатирында зарланмыйча гына, бар булганына шөкер итеп, яши. Заманында тулай торакта да озак еллар интегергә туры килгән.
Зәкия Морзаханова тумышы белән Кайбыч якларыннан, хәзер Апас районының Югары Акхуҗа авылы ул. Гаиләдә алар 7 кыз бала тусалар да, 3се бала чагыннан ук кызамык авыруыннан китеп барган. Сеңелләренең берсе Яшел Үзәндә күпләргә яхшы таныш булган Татарстанның атказанган укытучысы Вафилә Хикмәтуллина, ул - иң кечесе. Зәкия апа, баш бала булганга, сеңелләре өчен дә һәрчак әниләре кебек. Таякның авыр башы яшьтән үк күбрәк аңа төшкән, әнисенең уң кулы булырга туры килгән. Ике сеңлесенә - җиде классны, ә төпчегенә югары уку йортын тәмамларга булышкан. «Үзем өч класс белем белән калсам да, ЗФЗда учетчик идем. Диспетчерлар: «Морзаханованы бирегез, ул сводканы вакытында тапшыра» - ди торганнар иде. Хезмәт хакы күп булмады. Күрше заводта эшләүчеләрнең әйбәтрәк иде. «ЗФЗлар туңдырма ашый, акча алганнардыр», - диләр иде без зарплата алсак. Очын-очка бәйләп яшәдек инде, нихәл итәсең, - дип сүзен дәвам итә Зәкия апа. - Әткәй ике сугыш күргән кеше иде. Аннан соң Мәскәүдә метро төзелешендә мастер булып эшләде. Ә без - авылда. Аны сагынып:
«Сандугачны тотып алдым,
Кечкенәсен булса да.
Әткәй җаным хат яз әле,
Өч кенә сүз булса да», - дип хат язганымны хәтерлим. Сугышка китәр алдыннан кайтты, военкоматта теркәлде дә, икенче көнне йөрәк авыруыннан егылып үлде. Әнкәйне - урманга эшкә, ә мине Казанга ФЗОга укырга җибәрделәр. Аны укып бетерүгә, Сталинградка трактор заводына эшкә китәргә туры килде. Детальләр, гильзалар ясый идек. Гильзаларның комнан ясалып, ничек итеп кайнар мичкә керүен шунда күреп шаккаттым. Заводтагы авыр эшкә чыдый алмыйча качучылар күп булды. Берьюлы 30ар кеше качты.
«Әнкәй, кайтасы иде, бик сагынам...
Уфа сыерчыклары,
Әни җаным, калмадымы
Ипи кыерчыклары?» - дип хат яза идем. Ашарга-эчәргә юк, япь-яшь кызлар 12шәр сәгать станок артында эшлибез. Бер елдан соң авылга ялга товар поездына көчкә эләгеп, курка-курка, ач-ялангач килеш кайтырга туры килде. Юклык заманда өс-башым бик җиңелчә. Кайтуыма, әнкәй авырып ята, кире Сталинградка китмәдем. Аннан соң мине ЗФЗга эшкә җибәрделәр. Кияүгә чыктым, әмма ирем белән 1 ел гына торып калдым. Авырый иде».
Бу апага бердәнбер кызын ялгызына гына үстерергә туры килә. Артист булырга хыялланган кызы пешекче булып, комсомол юлламасы белән Түбән Камага эшкә китә. Шунда кияүгә чыгып, тормыш кора. Әмма, кайгы көтмәгәндә килә, 28 яшьлек кызы ике баласын ятим калдырып, яман шештән якты дөнья белән саубуллаша. Яңа алган өч бүлмәле фатирында өч кенә ай яшәп кала. Зәкия апа оныкларын үз тәрбиясенә алмакчы була, әмма кияве каршы чыга. Оныгының берсенең дүрт яшендә үк, салкын тиеп операция ясап, бер бөерен алалар. Кызы үлгәч, кияве өч тапкыр өйләнеп карый, әмма, ни кызганыч, аның да гомере озын булмый, хәзер мәрхүм инде. Авыру оныгы, Себергә эшкә китеп, анда өйләнә. Рус кызы була хатыны - аерылышалар. Кире Түбән Камага кайтып, татар кызына өйләнеп карый, балалары туа. Тагын бәхетсезлек, оныгының икенче бөере дә чыдамый, операция өстәленә ятарга мәҗбүр була. Бу хатыны да авыру ир белән яшәргә теләми һәм аерылышалар. Оныгы хәзер, дару белән генә яшәп, дәваханәләрдә изалана. Бөер куйдыртыр иде, чиратта да тора, әмма акча күп кирәк.
Зәкия апага кайгысыз торырга язмаган, Түбән Камада яшәүче яраткан сеңлесе Тәнзилә каты авырудан үлеп китә, аның балаларын да аякка бастырырга туры килә. Яшел Үзәндә техникумга укырга кертә. Юлдан язмасыннар дип, гел тикшереп тора. Аларны армиягә дә үзе озатып, үзе каршы ала. «Аллаһка шөкер, иманлы балалар булып үстеләр», - дип, туганнан туганнары өчен хәзер тыныч булса, үлгән бердәнбер бәгырь кисәге - кызы, авыру оныгы өчен йөрәге әрнүдән туктамый. Чибәр, оста гармунчы кызының бу дөньядан иртә китүенә күңеле ышанмый. Хәзер Зәкия апа алган пенсиясенең яртысын авыру оныгына җибәреп тора. Ә оныгы: «Әби, яшә әле, син, ичмасам. Терелсәм, сине үзем карармын», - дип тынычландыра. «Кызым үләр алдыннан күбрәк минем өчен борчылды: «Әни, ничек түзәрсең инде», - дип бик өзгәләнде. Авылга алып кайтып җирләргә кушты. Шулай эшләдем, рәшәткә-ташларын үзем куйдырдым». Әнкәсе дә соңгы елларын Зәкия ханым янында яшәгән. Башка кызлары белән яшәргә кияүләреннән кыенсынган. «Урыны җәннәттә булсын әнкәйнең. Бик укымышлы кеше иде, намазын, уразасын калдырмады. Авылда яшәгәндә өебездә янгын чыккан иде, күршеләребез бер гаепсезгә әнкәйне гаепләде, штрафны сыерны сатып түләдек», - дип исенә төшерә Зәкия ханым. Бу кечкенә генә гәүдәле, оста телле апа язмыш сынауларына ничек түзә алды икән дип уйлыйсың да, барын да җиңеп чыгарга укыган догалары ярдәм итәдер дип нокта куясың. Зәкия апа дини догаларны эзлекле, аңлап укырга башта әнисеннән, аннан соң үзлегеннән өйрәнгән. Намазын да, уразасын да калдырган вакытын хәтерләми.
Үтә кунакчыл Зәкия ханым үзенә килгән һәркемне тәмле теле белән каршы ала, хәерле догасы белән озатып кала. Барчасының да кайгысын һәм шатлык-куанычын үзенә сыйдырып, гомеренең иң күркәм чорын кичерә. Түземлеге өчен бу апаны Аллаһ Тәгалә олыламыйча калмас. Тормышның михнәтен күрмичә, дөньяның рәхәтен аңламыйсың шул. Теләкләр теләгәндә гадәттә балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, дип әйтәләр. Ә менә Зәкия апа барысын да күргән һәм түзгән. Үз өлешенә тигән язмышын кабул итеп ала алган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X