Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тукай безгә язлар белән килә

26 апрель көнне бөтен татар дөньясы үзенең сөекле улы, шагыйрь Габдулла Тукайның 130-еллыгын билгеләп үзды. Билгеле инде, безнең авыл китапханәсе дә бу зур чарадан читтә калмады, ныклап әзерләнеп, Тукай иҗатына, аның шигъриятенә битараф булмаган укучылары белән "Тукай безгә язлар белән килә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Тукаебызны искә алырга олысы да, кечесе дә бик теләп килделәр, авыл җирлеге җитәкчеләренең катнашуы исә, бәйрәм рухына җитдилек тә өстәде. Китапханә хезмәткәрләре Алсу Садикова белән Лилия Габдулбариева бик эчтәлекле сценарий хәзерләгәннәр. Әдәби кичә Тукайның Кушлавычта, Кырлайда һәм Казанда булган тормыш юлын чагылдыру белән, ә ул театраль күренеш буларак башланып китте.Тукайның апасы Саҗидәне, нәни Апушны, Тукайның сөйгәне Зәйтүнәгә булган мәхәббәтен авыл үзешчәннәре бик оста башкарды. Тукайның бик күп шигырьләре яңгырады кичәдә, катнашучыларның барысын да санап чыгып булмый, шулай да олы яшьтә булсалар да Разия апа Гатауллинаның, Әминә апа Заһидуллинаның, Фәүзия апа Гатауллиналарның чыгышы мактауга лаек, балачактан өйрәнгән Тукай шигырьләрен бүген дә яттан хәтерли алар. Тукайны әнә шулай җылы, якын итеп искә алып, татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамландык.

Розалия Ибрагимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X